Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәһдиев нигезендә

Башлап язучы яшьләребез өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясе эшләве хакында язган идек инде. Чираттагы әдәби сәфәребез бик күп әдипләрнең бишеге булган – Арчага. Тәгаенләп языйм әле: Арчага, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәккә. Анда аның менә дигән музее эшли, туган нигезеннән яшәү сулышы бөркелә, кабере дә туган авылында.

Тикшерүче Бәширов бүлмәсендә

Сәфәр чыкканнарның күбесе Мәһдиевнең үзе белән аралашкан шәхесләр: Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов; Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, остаз Ләбиб Лерон; язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев һәм язучының кызы – тәрҗемәче, филолог Гәүһәр Хәсәнова. Лаборатория остазы, «Казан утлары» басмасы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин – үзе дә Арча тумасы.

Сәфәрне Арчаның Әдәбият һәм сәнгать музееннан башлап җибәрдек. «Казан арты» тарих-этнография музее филиалы ул. Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүмат белән таныштыра. Галимнәр Габденнасыйр әл-Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, драматург Галиәсгар Камал, шагыйрь-язучылар Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов (без барган көнне аның туган көне белән туры килде), Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү һ.б. документлары, китаплары һәм шәхси әйберләре урын алган. Гомәр Бәшировка багышланган махсус экспозициядә озаграк тукталдык. Сәбәбе дә бар. Беренчедән, безнең белән кайткан Гәүһәр Хәсәнова бабасы турында бик кызыклы хатирәләр белән уртаклашты (белмәгән яшьләребез өчен: Гәүһәр ханым – Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы һәм Гомәр Бәшировның оныгы ул!). Икенчедән, музей бик истәлекле бинада урнашкан – 1917 елгы инкыйлабка кадәр биредә бай яшәгән – беренче катында кибет тотса, икенче катында гаиләсе белән гомер иткән. 1920–1930 елларда исә ТАССРның Арча кантоны милиция идарәсе урнаша. Һәм менә шул дәвердә Гомәр Бәширов тикшерүче булып эшли дә. Әйтәм бит, хикмәтле урын – тикшерүче катына килгәннәр бер ишектән кергән, икенче ишектән чыгып киткән. Кемнең кай тарафка (өенәме, төрмәгәме) юл тотканын белми дә, күрми дә калганнар. Музей мөдире Дамир Абдуллин да әбисенең биредә бер төн тоткын булуын искә ала. Элегрәк урам буйлап кемнең йортыннан пешкән икмәк исе чыкканын иснәнеп йөрүчеләр булган, икмәге бар, димәк, урлаган дип, кулга да алганнар. Ярый, бабасы дәрәҗәле кеше – кичәге офицер, мәсьәләне хәл итеп куя. Гәүһәр ханым исә экспозициядәге самавыр, чынаяклар, дивардагы чеканка картиналар тарихы турында сөйли һәм... чиккән түбәтәйне күреп, сөенечен белдерә: «Мин аны югалттым дип йөри идем, музейда хөрмәт, игътибар күргәч, башка шәхси әйберләрен дә кайтарырга риза». 1930–1975 елларда район халык суды, 1975–1993 елларда балалар музыка мәктәбе, ә аннан соң Әдәбият һәм сәнгать музее булган истәлекле йортта җыйнаулашып фотога төшәбез дә юлны дәвам итәбез. 

 Үзәккә үтәрлек юллар

Мөхәммәт Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алма, язучының авылдашлары белән аралашкан кебек, алар гадәти авыл апа-абыйлары гына түгел, алар Сорбонна университы галимнәре дәрәҗәсендә йөрерлек тапкыр, зыялы, фикерле. Һәркайсын яратып, аларның язмышларын күздән кичереп чыгасың. Гөберчәктә музей мөдире Халидә Габидуллина каршы ала. Һәм... керә-керешкә үк юл темасына «чумабыз». Авылларның гомер-гомергә юлсызлыктан интегүләре бер хәл, авылдан алып чыгып киткән олы юл һәм мәңгелеккә кайта торганы да кызыл сызык булып бара. Остаз Ләбиб Лерон шаяртып та ала: «Мөхәммәт ага туган авылына Волга машинасында кайтырга ниятләгән. Кирәк бит, олы юлны борылгач та, ишеп яңгыр явып киткән. Затлы машинада авыл урамнарын урый алмаган инде. Бу якларда туфрагы да балчык, атлап йөри торган түгел лә... Икенче  юлы бер чарадан иртәрәк китүне уйлап, машина булырмы, дип сораган. Булыр дигәннәр... һәм молоковозга утыртып озатканнар. Үзе дә мәзәкләп сөйли иде ул аны...» Аны башка остазлар да күтәреп ала, юморны аңлый торган шәхес булуын искә алалар.

Үзгә бер җылы мохитле музей бу. Тик идән сайгаклары баскан саен шыгырдап куя. «Әллә музей иясе бармы?» – дип тә сорый яшьләр. Халидә апа елмая: «Юк, бик тыныч йорт бу, – ди.– Дивар бүрәнәләре дә тавыш биргәли кайчак, агач кибә дә ярыла инде ул...»

Авыл йорты – әдипнең әти-әнисе Рабига абыстай белән Сөнгатулла хәзрәт яшәгән мохит бигрәк үзенчәлекле. «Бәхилләшү» әсәрен укыган кебек, ипи пешерү йоласын тәмләп язган юллары күз алдына килә дә баса. Халидә ханым да шулай ди, бу эш коралларын хәзергеләр инде белми, ә без әсәрне укып та, биредә куелган экспонатларга кагылып та, шул чорга кайтып килгәндәй булабыз. «Дәреслекләрдән укып белгән Мәһдиевне өр-яңадан ачтым, әйтерсең лә үз күзләрем белән күрдем, аның белән сөйләштем», – ди «Яңа исем» шәкерте Мәрьям Ибраһимова.

Күңел нечкәргән урыннар шактый булды инде бу сәфәрдә. Язучы Вакыйф Нуриевның әнисе Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә педучилищеда укыган икән. Музей хезмәткәрләре аның истәлекләрен видеога да яздырып алган: «Укырга соңга калсаң, директор куылу турында приказ чыгара да куя. Шуннан куркып, соңга калмаска тырышабыз. Әмма ничә чакрым юл – урман аша. Аны Мөхәммәтсез үтеп булмый – куркыта. Берсендә шулай Мөхәммәттән соңга калдык. Көн әле яктырып кына килә. Ике кыз, урман авызына кергәч тә, каршыга килгән бер көтү бүрене чамалап алдык. И елашабыз. Бүреләр китми – ерак түгел генә утырдылар да... көтәләр. Инде таң атты. Күпмедер вакыттан соң нидер сизенеп, безне каршы алырга дип килгән завхоз абыйны күргәч кенә таралышты бүре көтүе. Алар утырган урыннан пар чыгып тора. Бәхеткә, тук бүреләр очраган, күрше авыл фермасыннан сарыклар буган чакларына туры килгәнбез. Исән калдык дип сөенергә өлгермәдек, директор, приказ чыгарам, бар, кайтып китегез, диде. Тулай торакка кайтып утырдык, елап шешенеп беттек. Мөхәммәт юк та юк. Баксаң, ул безне укуда калдыру өчен директор янына кергән икән...» Үзәккә үтәрлек хәлләр. Без тын калып тыңлыйбыз, шул вакытның авырлыкларын кичкән, шулай да укырга омтылган егет-кызларын күзаллыйбыз. Экранда әнисен күреп, Вакыйф абый да кулъяулыгын тартып чыгара. Язучы йөрәк аша үткәрә белергә тиеш. Бу сабакны да яшьләребез күңел дәфтәренә теркәп куя.

«Дәреслекләрдән укып белгән Мәһдиевне өр-яңадан ачтым, әйтерсең лә үз күзләрем белән күрдем, аның белән сөйләштем».

 Үзгә бер мәхәббәт

Сөнгатулла абзый заманында авылда гомер буе калыплашкан кагыйдәләрне бозып, йортын бакча эченә салып куя. Баксаң, янгын куркынычсызлыгы өчен уйлап эшләнгән алым була бу. Ут телләре бер-берсенә терәлеп торган йортларны җил белән ялмап кына алган очраклар тарихта аз түгел. Хәзер дә бакча эчендә утыра ул. Түбәләре заманча ябылып, янкормалар корылса да, тәрәзә йөзлекләре элеккечә. «Бәхилләшү» романы искә төшә. Менә шушында ул печән чапкан, шалаш итеп өйгән, транзисторыннан «Керим әле урманнарга» җырын тыңлап, диңгезче улын сагынудан күз яшьләре түккән... 

– Сәфәргә кузгалганчы, Арча төбәгеннән чыккан байтак язучыларны барлап чыктым, – ди лаборатория остазы, шагыйрь Рифат Сәлах. – Тукайдан алып, бүгенге язучылар – Рөстәм Галиуллиннарга кадәр иҗатта үз урыннарын тапкан каләмдәшләр шактый. Арча – әдәбият өчен бик кадерле як. Алар иҗатта да таләпчәнрәк, үз якташлары иҗатын аерым китап итеп чыгарып та өйрәнәләр. Мөхәммәт абый әсәрләрендәге урман-күлләр, тыкрыклар исемнәренә, геройларның кайларда йөрүенә кадәр барлап чыкканнар. Бик гаҗәеп бу. Гөберчәк өчен Мәһдиев – культка әйләнгән шәхес, асфальт салдырганын хәзергәчә искә алалар. Татар әдәбиятына якты йолдыз биргән авыл бу. Сокланырга гына кала Гөберчәк халкына, якташлары истәлеген саклаган өчен рәхмәт әйтәсе килә.

«Атадан бала яшь кала. Бик күп эшләр башкара». – Мөхәммәт Мәһдиев кабер ташына язылган сүзләрне укып, бермәл тын калабыз. Репрессия корбаны булган әтисе Сөнгатулла язмышын да, алтын бишектә үсеп, балаларын ялгызы аякка бастырган Рабига абыстайны да күңелдән үткәрәбез. Кабер ташына су буе дәрәҗәләр язылмаган: галим һәм язучы дип кенә куелган. «Әтинең васыяте шулай булды», – ди Гәүһәр ханым. Туган авылы зиратында ятуы да аның теләге булган. Шагыйрь Рифат Сәлах ясин чыга, догадан зират каеннары яфраклары да лепердәп ала. «Яңа исем» остазы Лилия Гыйбадуллина колагыма пышылдый: «Иҗат ул – мәңгелек турында, чиксезлек турында, бакыйлык турында уйлану – үлем турында уйлану инде ул асылда. Фанилык шуның белән мәгънәле дә... Фани гомер чикле, берзаман яңа таң бездән башка атар. Әмма юлчыларның сусавын басар өчен Курсави чишмәсе һаман шулай ургып ага торыр. Сөнгатулла абзый нигезендә үскән балан сыман әчкелтем татлы көзләр салмак кына килә-китә торыр, Гөберчәк зиратында, Мөхәммәт абыйның баш очында бу тупыллар көзге кояш җылысында мәңге шулай сабыр гына шыбырдашыр. Без белгән дөнья – Мәһди әсәрләре аша без таныган дөньяны бездән соңгылар да нәкъ шул төсләрдә, нәкъ шулай итеп таныр һәм яратыр. Берүк, шулай булсын. Бу сәяхәттә минем күңелем галим һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кабер ташына сыенды. Ул калдырган әдәби дөньяның хаклыгына, чынлыгына янә бер кат инандырды. Ә фани дөньяда кемгә дә булса сыенасы, чиксез ышанасы килә...»

«Яңа исем» әдәби мәктәбе шәкерте – Ихтыяр Кыямов болай ди: «Язучының кабере янында күмәкләшеп дога кылу калебемә мәңгегә уелып калды. Шул мәлне без барыбыз да олы дәрәҗәле сүз остасы алдында баш игән күк булды. Киләчәктә дә шундый сәфәрләр күбрәк булсын иде дигән теләктә торам! Оештыручыларга олы рәхмәт!» 

«Арча – әдәбият өчен бик кадерле як. Алар иҗатта да таләпчәнрәк, үз якташлары иҗатын аерым китап итеп чыгарып та өйрәнәләр».

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ