Мах мессенджерына күчәбез
Татарстанның белем бирү оешмалары агымдагы елның 1 сентябреннән Мах мессенджерына күчәргә әзерләнә.
Берничә этаптан торган күчү процессы 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш. Иң элек Махка республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре күчәчәк. Икенче этапта - мәктәпләр, балалар бакчалары, урта һөнәри белем бирү оешмалары администрациясе һәм хезмәткәрләре, аннан соң әлеге оешмаларда белем алучы балалар һәм аларның әти-әниләре күчәр дип көтелә. Әлеге виртуаль мәйданда "Сферум", "Пушкина картасы" кебек сервислар белән беррәттән укучыларны бүләкләү һәм тәнәфесләрен файдалы итү максаты белән "Бүләкләү" һәм "Тәнәфес" бүлекләре урнаштырылган. Мессенджер авторлары мәгълүматны саклау юнәлешен аеруча кайгыртканнар, алар Россия сервисларында сакланачак. Балалар бары тик тикшерү үткән контактлар белән генә аралаша алачак.
Фото ТР Мәгариф һәм фән миинистрлыгының рәсми сайтыннан алынды
Комментарийлар