Гыймран Абдуллин – Боливиядә
Гыймран Абдуллин – Боливиядә Казандагы 2 нче лицей-интернаттан Ел укучысы титулына ия булган Гыймран Абдуллин 37 нче Халыкара информатика олимпиадасында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый.
Бу абруйлы бәйге Боливиянең Сукре шәһәрендә 27 июльдән 3 августка кадәр уза, анда 90 илдән килгән мәктәп балалары катнаша. Россия командасы Гыймран Абдуллиннан тыш, Мәскәүнең 57 нче мәктәбе укучылары Дарья Грекова, Петр Лосев һәм СУНЦта шөгыльләнүче Владислав Жигановтан тора. Алар информатика буенча халыкара ярышка Россия җыелма командасы тренерлар штабы җитәкчесе Алексей Малеев, тренерлар Андрей Станкевич, Антон Белый, Иван Сафонов белән бергә махсус әзерлек узганнар.
IOI фән олимпиадасы ике турдан тора, һәркайсына бишәр сәгать бирелә. Бу вакыт эчендә ярышта катнашучылар 6 алгоритмик бирем җыелмасын чишәргә тиеш.
Шунысын да әйтик: Халыкара информатика олимпиадасы 1989 елдан бирле уздырыла.
Альберт САБИРОВ
Автор фотосы
Комментарийлар