Биләрдә «Сәләт» форумының йомгаклау сменасы старт алды
Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) старт алды. Өченче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла.
Сменага Татарстан районнарыннан 12–17 яшьлек 800 гә якын бала җыелды. Алар барысы да «Алдынгылар хәрәкәте»нең һәр бүлегеннән сайлап алынган.
«Алдынгылар сәгате» кысаларында 12 юнәлеш буенча остаханәләр уза: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм, спорт, сәламләт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм.
Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде:
— Бу җиргә аяк баскач, Алдынгылар», «Сәләт», «Биләр» , «гаилә» , «бердәмлек», «көч», «дәрт», «гореф-гадәтләр», «тарих» дигән сүзләр искә төшә. Сез барысын да сүзсез аңлыйсыз, чөнки без бер дулкында – яңарыш, хәрәкәт дулкынында. Сменаны оештырган һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Беренче чиратта Татарстан Республикасы Рәисенә мондый шартлар булдырганы өчен рәхмәт! «Сәләт»ебезгә зур рәхмәт.
Тантаналы ачылыштан соң кичке чара башланды. Интеллектуаль турнирда катнашучылар арасында иң белемле егет-кызлар билгеләнде. Форум программасы кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешмалардан, төрле эшчәнлек өлкәләреннән килгән алдынгы белгечләрдән уку-укыту остаханәләре көтә. Остазлар арасында техник фәннәр кандидаты, “Росмолодёжь” оешмасы трекеры Александра Карташова; беренче квалификация категорияле педагог-психолог, “Университет талантов” остазы; мәдәният өлкәсендә Россиянең иң яхшы волонтеры, ТР «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина; бизнес-трекер, “Сколково” фәнни-технологик үзәге остазы Дмитрий Шакирҗанов һәм башка остазлар.
«Алдынгылар Биләр Форум» 1 августта тәмамланачак.
Комментарийлар