«УРАМ Тур» сәфәргә кузгала
29 июльдән «УРАМ» экстрим паркы командасы Татарстан буенча масштаблы турга кузгала. Әлеге чара Татарстан Рәисенең «Татарстанда җәй» проекты кысаларында республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел турның географиясе шактый киңәйгән – чаралар республиканың 12 районында узачак.
«УРАМ Тур» җирле яшьләр берләшмәләре, экстремаль спорт төрләре һәм урам культурасын берләштереп, төрле яшьтәге катнашучылар өчен бай программа тәкъдим итә. Республиканың һәр шәһәрендә чара кунаклары өчен ВМХ, скейтбординг, самокатта йөрү, паркур, воркаут һәм башка спорт юнәлешләре буенча бушлай мастер-класслар узачак. Татарстанның зур шәһәрләрендә исә интерактив мәйданчыклар һәм иҗади остаханәләр эшлиячәк. Шулай ук катнашучыларны һөнәри райдерлар белән очрашулар да көтә.
«УРАМ Тур»ның беренче чаралары 29 июль көнне Чистайда – «Татнефть Арена» стадионы янындагы скейт-паркта һәм Яшел Үзән шәһәрендә «Каенлык» паркында уза. Калган шәһәрләр һәм чара узачак көннәр ‒ проектның социаль челтәрләрендә: t.me/uramextremepark
2016 елдан башлап Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куелучы Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында 422 объект төзекләндерелгән, алар арасында экстремаль спорт төрләре өчен мәйданчыклар да бар. Европада иң зур булып саналган «УРАМ» паркыннан кала республикада тагын 29 экстрималь зона булдырылган. Дүртенче тапкыр узучы «УРАМ Тур»ның максаты ‒ шушы киңлекләрне тагын да активлаштыру.
Сүз уңаеннан, чаралар «УРАМ» урам культурасы фестивале алдыннан үтә. 30 август көнне монда зур бәйрәм булачак – төрле дисциплиналар буенча ярышлар, урам культурасы буенча мастер-класслар, бию бәйгеләре, артистлар, диджейлар һәм чакырылган махсус кунаклар чыгышы көтелә.
«Татарстанда җәй проекты» – республиканың һәр почмагында яңгыраш тапкан уникаль агрегатор. Аның үзәгендә ‒ музыкаль фестивальләр, табигатьне саклау турында лекцияләр, китап клублары, спорт ярышлары, балалар өчен мастер-класслар һәм башка бик күп кызыклы чаралар. Республиканың 45 районын колачлаган әлеге проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2025 елның 1 июнендә эшли башлады. Аның максаты – Татарстанда ялны, җирле туризмны үстерү, иҗтимагый киңлекләрне активлаштыру. Проектның кураторы – Татарстан шәһәрләрен үстерү институты.
Фото – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды.
Комментарийлар