Логотип Магариф уку
Цитата:

KAZAN DIGITAL WEEK–2025 ФОРУМЫ УЗАЧАК

17 – 19 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмәләр залында Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы узачак.

17 – 19 сентябрьдә  «Казан Экспо» күргәзмәләр залында Kazan Digital Week – 2025  Халыкара форумы узачак.
Заманча  цифрлы технологияләрдән башка мәктәпләрне, югары уку  йортларында белем бирүне, бүгенге тормышыбызны күз алдына китерүе дә кыен.  IT- технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр моны традицион белем бирүне алга этәрүче инструмент буларак карыйлар. Әлеге  форумга әзерлек кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе дә шушы мәсьәләләргә багышланды. 
 ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары  Андрей Поминов республикабыздагы укыту системасына цифрлы технологияләр  кертү белән бәйле эшчәнлеккә тукталды. Эш урыннарын компьютерлаштыру белән бергә, укытучыларның һәрвакыт үзе белән йөртердәй ноутбуклар  белән тәэмин итү  программасы уңышлы  хәл ителә. 2022–2023 елларда   укытучыларга 36 мең ноутбук  тапшырылган, быел аны урта һөнәри белем бирү оешмаларында эшләүчеләргә бирү күздә тотыла. Цифрлы технологияләр куллану, укыту эшчәнлеген бердәм платформада  алып бару  белем  бирүнең сыйфатын  бар җирдә дә югары  дәрәҗәгә  җиткерүне күз алдында тота. 
 Бу уңайдан Иннолис университетының һәм авыл хуҗалыгы  тармагына цифрлы технологияләр кертүне уңышлы гамәлгә ашыручы мәгълүмати-хисаплау үзәге (РИВЦ) эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Иннополисның  өстәмә белем бирү институты директоры  Екатерина  Галиханова вуз базасында  заманча технологияләр белән бәйле проектлар хакында сөйләде. РИВЦ директоры Нияз Хәлиуллин заманча технологияләр куллануның терлекчелек тармагында да отышлы булуын ассызыклап үтте. 
Форум  цифрлы технологияләр  кулланучы барлык тармакларда фәнни-техник информацияләр алмашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора.  Анда югары технологик  продукцияләр, программалар,  цифрлы технологияләр эшләүчеләр һәм аннан кулланучылар катнашачак. Киләчәктә бу өлкәдәге эшлекле  хезмәттәшлек  Россиянең  дөнья күләмендә технологик  суверенитетлылыгына юл ачмый калмас. 
       Бу чара РФ Цифрлы  үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгы  һәм ТР  Хөкүмәте белән берлектә  оештырыла.

Альберт Сабиров фотолары
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ