Чит ил студентлары Сабада
Кичә Сабада Россия югары уку йортларында белем алучы бер төркем чит ил студентлары белән очрашу булды.
Кичә Сабада Россия югары уку йортларында белем алучы бер төркем чит ил студентлары белән очрашу булды. Мондый чараларның башка елларда да әлеге төбәктә узганы булды инде.
Бу төрле милләттән булган яшь буын вәкилләренә бер-берләрен якынрак белергә, дуслык җепләрен ныгытырга һәм төрле телләр өйрәнүгә юл ача.
Чит ил кунаклары Саба урта мәктәбендә, Лесхоз бистәсендәге «Урман» музеенда, «Дендрология бакчасы»нда, «Ямьле Саба» «Гаилә», «Олимп» ял итү һәм күңел ачу урыннарында булдылар, район мәдәният йорты осталары чыгышларын тыңладылар. Студентлар татар халкының милли гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше, Саба төбәге яшьләре хакында күп нәрсә белеп киттеләр, шул ук вакытта үз илләре тарихлары, милли традицияләре белән таныштырдылар. Очрашу һәммәсендә дә җылы тәэсирләр калдырды.
Фотолар Саба мәктәбе архивыннан
Комментарийлар