Логотип Магариф уку
Цитата:

Фольклор – Шүрәле белән Су анасы гына түгел

Фольклор телне, дини карашларны, традицион әхлак нормаларын саклый. Татарларның интеллектуаль, эстетик һәм мораль укылышын күрсәтүдә мөһим роль уйный. «Туфан самавыры»нда филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Ләйлә ДӘҮЛӘТШИНА белән милли мәдәниятебезнең кызыклы юнәлеше – халык авыз иҗаты һәм ышанулар турында сөйләшәбез.

Фольклор булмаса, мин, гомумән, фәндә каласы кеше түгел идем. Үзем – Казан кызы, авылга каникул чорында кайта идем. Мамадыштагы әбием һәрвакыт миңа борынгы йолаларны сеңдерә килде. Казан университетының татар филологиясе факультетына укырга керүем дә шуннан килеп чыкты. Укытучыларымның тәэсире бик зур булды. Әдәбият аша фольклорга килдем.

 

Татарда мифологик персонажлар системасы шактый киң. Безнең, нигездә Су анасы, Шүрәле һәм тагы берничә персонаждан гайре артык мәгълүмат таралмаган. Әмма бүгенге көндә экспедицияләргә чыгып эзләнүләр нәтиҗәсендә әйтә алам: татар халкында әле бүгенге көнгә кадәр йорт, абзар, мунча, урман ияләренә бәйле ышанулар сакланып килә. Алар белән дустанә яшәргә тырышалар, ягъни ышанулар комплексы яши. Убыр, бичура, аждаһалар, юха елан һ.б. да бар бит әле. Алар турында хәтта бүген дә сөйләнелә, мифологик текстлар киң таралган. Кайберләре гомуми яшәештән төшеп кала. Мифологик персонаж турындагы ышанулар комплексы адәм баласына кирәксә һәм гамәли әһәмияте булса гына яши. Мифологик карашлар системасы безнең рухи мирасыбызның нигезе, аны сакларга кирәк.

 

Галимнәр тарафыннан татар халык иҗаты һәрьяклап барлана һәм тикшерелә. Татар телендә 25 томлыкка тәгаенләнгән хезмәт хәзерге вакытта гына барлыкка килмәде. Хәтта ХХ гасыр башында борынлап киткән проект булса да, ул – моңа кадәр ничә гасыр дәвамында эшләгән татар фольклорчыларының гына түгел, гомумән, татар фольклорына мөнәсәбәте булган галимнәрнең хезмәте нәтиҗәсе.

 

Дөнья һәм Россия фольклористикасы фәнендә татар фольклор фәненең үз урыны бар. Теоретик казанышлар, яңа үзгәрешләр дә шушы томнарның барлыкка килүенә, концепциясен фәнни нигезгә утыртып эшләүгә сәбәп булып тора. Ленар Җамалетдинов, Фатих Урманчеев, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Ким Миңнуллин, Лилия Мөхәммәтҗанова, Илсөяр Закирова, шул ук вакытта Марсель Бакиров һ. б. университет галимнәре эзләнүләренең теоретик нәтиҗәсе буларак, 25 томлыкның концепциясе эшләнелде. 12 томы инде дөнья күрде, алар үз укучысын тапты.

 

Татарның фольклор мирасы 25 томлыкка гына сыя торган түгел. Әсәрләрнең вариантлары бик күптөрле, боларның барысын да кертеп бетерәбез икән, ул томлыклар 100 дән дә артып китәр иде! Халыкның бай, үзенчәлекле, күп гасырлык мирасын системага салып тәкъдим итү – безнең максатыбыз һәм бу эш фәннилек принцибына нигезләнеп башкарыла. Томлыкларга иң камил дәрәҗәдә сакланган, сюжеты ягыннан иң тулы вариантлары сайлап алынды. Әлбәттә, барлык текстлар да үзенчәлекле, аларда ниндидер мәгълүмат җиткерелә.

 

Петербургта Фәннәр академиясе оешкач, Россия халыкларына фәнни караш пәйда була. Россия төбәкләрендә яшәүче төрле милләтләр өйрәнелә башлый. Шул вакытта аерым хезмәтләр дөнья күрә. Чит илдә дә татарларны өйрәнгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән солдатлардан сораштырып, борынгы җырлар, бәет-әкиятләрне язып алып, татарның фольклор мирасы тупланган. Алар чит илдә басылган, чикләр ачылгач, безгә дә кайтып иреште.

 

Фольклор белгече, балалар әнисе буларак та, яшьләребезнең үзебезнең мифик геройларыбыздан, әкиятләрдән читтәрәк торуларына борчылам. Яшьләрне гаепләмәс идем. Яшь буынга фәкать бу мәгълүматны җиткерү бер тәртипкә салынмаган дип уйлыйм. Без, галимнәр буларак, фольклорны барлыйбыз, туплыйбыз. Мирасыбыз халыкка барып ирешсен, даими әйләнешкә керсен, дибез. Мәктәпләрдә укытучыларның да, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең дә, югары уку йортларында белем алучыларның да таянып эшләүләре яхшы булыр иде. Академик фәннең казанышы өчен генә түгел, халыкныкы халыкка барып җитсен өчен, күп эш эшләнә. Балаларга аңлаешлы һәм дөрес итеп эшләнгән продукция җиткерелергә тиеш. Моны пропаганда гына дип карамаска иде.

 

Фольклор катып калган мирас түгел. Халык яшәгәндә, аның фольклоры да яши. Ул мирас буыннан буынга күчә килә. Һәрбер заманда ул үзенчә байый, үзгәрә. Традицион әсәрләрдә халыкның күзаллавы яшерелгән. Аны яшь буынга тапшыру – безнең дә, әниләрнең дә, гаилә һәм мәктәпнең дә бер бурычы. Яшьләр арасында татар фольклоры, мифологиясе белән кызыксыну бик көчле. Әмма аларга аңлаешлы мәгълүмат кирәк. Шуңа күрә нәниләр һәм яшьләр адресына атап эшләнгәннәре булу да зарури. Халык иҗаты бүлеге хезмәткәрләре бу юнәлештә эш алып бара. Безгә теге яки бу әсәрләрне сәхнәләштергәндә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

 

Фольклорны авылга гына кайтарып калдырмас идем. Халык традициясендә булган үзенчәлекләр шәһәрдә дә яши. Башка халыкларның образлары да кереп китәргә мөмкин, халык авыз иҗаты башка формаларга күчеп тә яшәргә дә мөмкин. Әлбәттә, без бүген дастан әйтеп утырган чичәннәрне очратмыйбыз, әкият сөйләгәннәре дә бик сирәк әле. Соңгы вакытларда туй җырларына, бәетләргә игътибар көчәйде. Текстларның яңа вариантлары да туа тора. Бу да – фольклорның яшәеше. Яңа үзгәрешләр турында сүз кузгатсак алар тарихи үзгәрешләргә бәйле. Һәр заманның үз җырлары, мәзәкләре, табышмаклары туа тора.

 

Филолог әзерлибезме яисә тарихчымы, культурологмы – фольклорга, халык иҗатына, мирасына бәйле аерым курс сорала. Хәер курс кына да җитми! Башка халыкларда ул шулай эшләнелә дә. Югары уку йортларында киң планда укытыла. Бер семестрда гына студентка фольклорны төшендерү мөмкин түгел. Фольклористика фәне уку йортларының планына кертелергә тиеш ул. Балалар бакчасына яки мәктәпкә укытырга барамы, укытучының үзенең белемле булуы зарур. Аларның кулларында балаларга төшендерерлек уку әсбаплары булырга тиеш. Институтыбызның милли мәгариф бүлегендә чыга торган дәреслекләргә халык иҗаты әсәрләре кертелә. Җыеп әйткәндә, традицион мәдәният – татар халкының умыртка баганасы. Фольклор – милләтнең җаны!

Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ