Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар һәм вируслар

Бала авырып китсә, уйлап та тормыйча, чиргә ОРВИ яки ОРЗ дип тамга сугабыз. Ә бит бу медицина терминнары арасында мөһим аерма бар. Дәвалау ысуллары да төрле. Мәсьәләгә Республика балалар клиник хастахнәсене табиб-педиатры Ольга ВАХЛАМОВА ачыклык кертә.

Сезонлы вирус инфекцияләре чорында балалар арасында киң таралган чирләр: грипп, парагрипп, риновирус, аденовирус.

ОРВИ яки ОРЗ?

ОРЗ һәм ОРВИ – икесе ике төрле аңлатмага ия. ОРЗ – кискен респиратор авырулар җыелмасы булса, ОРВИ дип без кискен респиратор вируслы инфекцияләрне атыйбыз. Ягъни ОРЗ сулыш юлларындагы барлык йогышлы авыруларны үз эченә алган киңрәк медицина термины, бу авырулар вируслар сәбәпле генә түгел, ә бактерияләр, гөмбәләр һәм иң гади микроорганизмнар аркасында килеп чыгарга мөмкин дигән сүз. Икенче төрле әйтсәк, ОРВИ ‒ ОРЗының бер төре. Грипп ОРВИ булып саналса да, аның башка йогышлы чирләрдән аерып торучы үзенчәлекләре бар. Ул кисәк кенә башлана, тән температурасы югарыга менә (38,5–40 °С), буыннарда хәлсезлек күзәтелә, баш авырта. Авыруның беренче көннәрендә һәм алга таба борынга томау төшү кебек катараль билгеләр булмаска да мөмкин. Берничә көннән коры, газаплы ютәл барлыкка килүе ихтимал. Грипп – шактый катлаулы чир, ул сәламәтлеккә җитди зыян салырга мөмкин.

Вируслы чирләр йоктырганда, түбәндәге билгеләр күзәтелә: томау төшү (борын тыгылу), төчкерү, борыннан лайла чыгу, тамак авырту. Боларга йөткерү дә өстәлергә мөмкин, ул башта коры, әмма берничә көннән юеш ютәлгә әйләнә ала. Тән температурасы 37–37,5 яки 38 градуска кадәр күтәрелә һәм, гадәттә, бу күрсәткечләрдән артмый. Баш авыртуы, хәлсезлек күзәтелә. Әгәр шушы халәт 2–3 көннән соң да бетмәсә, боларга тын кысылу, югары температура, кискен тамак авыртуы, каты ютәл, тимгелләр, косу өстәлсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Йогышлы чирләр вакытында югары тән температурасы 7–10 көн дәвамында сакланырга мөмкин. Әмма ул акрынлап кына арта һәм кими. Әгәр температура төшкәннән соң кисәк кенә яңадан күтәрелә икән, сагаерга сәбәп бар: бактерияле инфекция кушылуы ихтимал.

 

Елга 12 тапкыр авыру – норма

Иммунитеты ныгыган чорда ОРВИ чыганаклары белән очрашканда, бала бик еш, хәтта елына 10–12 тапкыр да авырырга мөмкин. Аның иммунитеты нәкъ шулай формалаша. Бу очракта бала организмында витаминнар дефицитын тикшерү комачау итмәс. Әйтик, Д витамины һәм тимер җитешмәгәндә, бала бик еш кискен респиратор чирләр белән авырырга мөмкин. Әлеге очракта табибка мөрәҗәгать итү зарур, ул тиешле тикшеренү һәм ярдәм итү чараларын билгеләячәк.

Еш кына диңгезгә, санаторийларга бару баланың сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Болардан тыш, дөрес туклану, көндәлек режимны саклау, күңел көрлеге нәни организмга чирләргә каршы торырга ярдәм итәр. Кеше күп булган урыннарга бармыйча торырга, алардан качарга кирәкми, мондый элемтә аша иммунитетыбыз ныгый гына. Әмма ОРЗ белән авырганда һәм авыр чирләрдән соң җәмәгать урыннарында йөрүне чикләргә кирәк. 

 

Профилактка чаралары

ОРВИны кисәтеп була. Иң яхшы профилактика чарасы – дөрес туклану. Кешенең иммунитеты эчәк микрофлорасына бәйле, анда 70 процент иммунитет күзәнәкләре урнашкан. Шуңа файдалы бактерияләр үрчетүче ризыклар ашарга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, кипкән җиләк-җимешләр, яшел үлән клетчаткага бай. Сокларга килгәндә, яңа гына сыгып алынганын эчәргә киңәш ителә, чөнки озак торганнарында клетчатка микъдары күпкә кими. Ә менә шикәр, ясалма балландыручы, составында эмульгатор, консервантлар булган тәм-томнар, авыр, майлы, ачы, кыздырылган ризыклар табын күрке булмаса яхшырак, алар эчәк юлларын җәрәхәтли, файдалы бактерияләр үрчүгә комачаулый. Кайбер очракта сөт ризыкларын да чикләргә кирәк. Даими рәвештә Д витаминын куллану яхшы, аның иммунитетка файдасы расланган. Шуны истә тотыгыз: ул ризык аша керми, аерым куллану мөһим.

Йокы режимы, саф һавада йөрү сәламәтлеккә аеруча уңай йогынты ясый. Баланың акыл һәм физик эшчәнлеген чиратка куегыз, артык арудан саклагыз. Иң оптималь бүлмә температурасы ‒ 19–22 градус, дымлылык ‒ 50–60 процент. Бүлмәләрне һәрчак җилләтеп торырга кирәк. Бу гади генә кагыйдәләр вирусларның яшәү сәләтенә бәйле, шул ук вакытта алар безнең сулыш юлына уңай йогынты ясый, чирләргә каршы торырга ярдәм итә. Балаларны кечкенәдән, урамнан кергәч, гадәти гигиена чараларын күрергә өйрәтик: бу – куллар һәм битне генә түгел, борын куышын юуу да.    

Чыныгу чаралары һәрчак актуаль. Баланың һавада, кояшта булуын кайгыртыгыз, су белән чыныктырыгыз. Монда акрынлык, эзлеклелек һәм даимилекне саклау мөһим. Чыныктыру организмны ныгыта, нерв системасын көйли, кан әйләнешен, матдәләр алмашын яхшырта. Әлеге процедураларны бала тулысынча сәламәт вакытта гына үткәрергә кирәк. Авырып китсә, терелгәннән соң кимендә 14 көн узгач кына яңадан башларга була.

Ә менә иммунитетны стимуллаштыручы өстәмә даруларны кулланырга киңәш итмим. Гәрчә илебездә сәламәтлекне ныгыта торган дистәләгән дару билгеле булса да, аларның нәтиҗәлелеге рәсми рәвештә расланмаган. Мондый даруларның сәламәтлеккә файдадан бигрәк, зыян салу ихтималы зуррак. 

 

Антибиотиклар вируска каршы көрәшми

Грипп вакытында да антибиотиклар кулланылмый, чөнки аларның вируслы чирләргә тәэсире юк. Табиб антибиотикларны авыру катлаулы нәтиҗәләргә китергәндә, бактерияле инфекция кушылганда гына билгеләргә мөмкин. Мисал өчен, грипптан соң өзлегү респиратор һәм респиратор булмаган төрләргә бүленә. Респиратор катлаулану нәтиҗәсендә вируслы һәм икенчел пневмония, ялган круп, бронхиолит, уртача отит, синусит барлыкка килә ала. Респиратор өзлегүгә миокардит, миозит, энцефалит, Рея синдромын кертергә мөмкин.

 

Савыгу билгеләре

ОРВИдан соң өзлегүләр булмаса, температура төшү белән, 3–5 көннән соң баланы мәктәп яки балалар бакчасына җибәрергә була. Грипп белән авырганнан соң, 7–10 көн узганын көтегез. Баланың терелүен түбәндәге билгеләр буенча чамаларга мөмкин: өч көннән артык температурасы булмау, йогышлы чирнең күренешләре бетүгә таба бару, активлык, яхшы ашау, уйнау. Әмма соңгы сүзне табиб әйтергә тиеш.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ