Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл Бариева: «Өф» итеп кенә үстермәделәр»

Татарстанның атказанган артисты, атаклы актёр, педагог Шамил Бариев театр сөючеләр күңелендә җырлы образлары белән, куе бөдрә чәчле ир-ат буларак саклана. Талантлы артистның гомере кыска булды. Бүген аның кызы Айгөл Бариева әтисе башкарган җырларны халыкка яңгыратып тора. «Нәселем силсиләсе» рубрикасында Айгөл белән нәсел җепләрен барладык.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Әтием ягыннан дәү әти белән дәү әнием Саба якларыннан. Олы Арташ авылында туып, яшь вакытта Яулаштау авылына күчкәннәр. Дәү әти анда мәктәп директоры, ә дәү әни укытучы булып эшләгән. Хәзерге вакытта Яулаштаудагы мәктәп һәм андагы урам да Шамил Бариев исемен йөртә. Биредәге музейда әтиемә һәм аның туганнарына багышланган почмак та бар.

Әниемнең әтисе Арча ягыннан, ә әнисе Теләченең Иске Җөри авылыннан. Әти ягыннан да, әни ягыннан да әби-бабаларым – динле кешеләр. Әнием ягыннан дәү әтием мулла булып торган. Ике дәү әнием дә әдәпле, әхлаклы, намазлы иде. Әтием ягыннан дәү әти –  Бөек Ватан сугышында катнашып, орденга лаек булган кеше. Ләкин илле яшендә үк бакыйлыкка күчкән. Бабайны күрә алмадым. Ә менә ике як дәү әниләремне яхшы хәтерлим. Безгә иң кирәкле төпле киңәшләрен биреп калдырырга өлгерделәр.

Оясында ни күрсә…

Мин – бик бәхетле бала. Әти-әнием, кыска гомер яшәсәләр дә, бу тормышта күп нәрсәләргә өйрәтеп һәм наз-мәхәббәтләрен биреп калдылар. Әтиемне унтугыз яшемдә югалттым, әнием бакыйлыкка күчкәндә, миңа нибары егерме өч яшь кенә иде әле. Үземә алардан иң яхшы сыйфатларны гына алырга тырыштым. Бу тормышта мөстәкыйльлеккә, зыялылыкка өйрәндем, төрле яклап тәрбия алдым. Яшьтән төрле түгәрәкләргә йөрттеләр, төпле белем алуымны кайгырттылар. Безнең өйдә китаплар бик күп иде. Әти мине шахмат, домино уйнарга, балык тотарга өйрәтте. Улы булмагач, ир бала һөнәрләрен дә аңардан үзләштердем. Әнием бик нәзакәтле, фортепионода уйнарга күнектерде. Аш-су осталыгына да аңардан өйрәндем. Ул бик оста бәйли, тегә иде. Бәйләргә өйрәндем, ә менә тегәргә сабырлыгым җитмәде шул... Сәнгать дөньясына кереп китүем әти-әнинең тәрбиясеннәндер дип уйлыйм. Икесе дә бик матур җырлый иде.

Гөлфия, Шамил Бариевлар

Гаилә кыйммәтләренә килгәндә, бер-беребезгә терәк булу – иң мөһиме. Тормыш иткәндә үз профессияңне булдырырга тырышсаң да, гаилә барыбер беренче урында булды. Әти-әни җылысын тоеп яшәгәнгә, үз гаиләмдә дә шулай булуын теләдем. Барлык бәйрәмнәрне туганнар белән җыелышып, концертлар оештырып, бергәләп лотолар уйный торган идек. Балачак хатирәләрем шулай истә калды.

Әти белән әни хорга йөргәндә танышкан. Элек Ленин исемендәге мәдәният сараенда татар хоры эшләп килә иде. Аны Суфия Шаһиева җитәкләгән. Анда шактый күп шәхесләр танышып, нык гаиләләр корган. Менә алар арасында минекеләр дә бар. Әтием Питерга (ул вакыттагы Ленинградка) укырга китеп барган. Аннан 1973 елда өйләнешкәннәр. 1974 елда мин дөньяга аваз салганмын. Әти белән әни бик матур пар булган. Икесе дә бер-берсенә тәңгәл, икесе дә зыялы, зәвыклы гаиләләрдән. Бер генә бала булсам да, «өф» итеп кенә үстермәделәр. Шулай да мин – мәхәббәттә үскән бала.

Әти-әниле чак

Атаның сүзе – акылның үзе

Әтием – Шамил Бариев Татарстанның атказанган артисты. 20 елдан артык Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләде. Аны халык актёр буларак кына түгел, кино, радиотапшыруларда катнашкан артист буларак та яхшы белә. Җырчы актёр иде, концертлар да алып барды. Педагог, режиссёр буларак та бай мирасы калды. Аның шәкертләре дә шактый. Театр училищесы һәм мәдәният институтында да укытты. Мөгаллимлек сыйфаты безнең нәселдә көчле, дәү әти-дәү әни һәм әти һөнәре минем үземә дә «йоккан». Мин, олы юлга баскач, беренче елларымда мәктәптә укыттым. Әти мине һәрбер премьерага алып бара торган иде. Аның уйнаганнарын аеруча ярата идем. «Әлепле әртисләре» әти катнашкан соңгы әсәр булды. Туганнар, дуслар безгә җыелганда, әти артистлар тормышыннан кызыклы мәзәкләр сөйли иде. Шигырьләр язган блокнотлары саклана.

Әти кызы

Әти белән урамнан барганда танучылар да еш була. Бер белмәгән кеше белән сөйләшеп киткәндә дә, уртак тел таба. Ул вакытта телевидениедә «Әлли-бәлли-бәү» дигән тапшыру чыга иде. Шунда ул үзе җыр яздырып, Мюнхгаузен әкиятен уйлап табып, гитара уйнап, чыгыш ясый иде. Балалар бик яратты ул тапшыруларны. Урамда таныганнары аны «Барон Мюнхгаузен» дип йөртә иделәр. Ә подъездыбыз төбендә утырган әбиләр янында туктагач, һәрберсенең хәлен белешми узып китми иде. Әти мәхәббәт геройларын уйнагач, сөю белдерүчеләр дә булгандыр инде. Әмма аны без – өйдәгеләр сизмәдек. Әти әнигә тугры булгандыр, дип уйлыйм, чөнки һәрвакыт безне үзе белән йөртте. Хәтта ерак гастрольләргә дә аңа ияреп чыгып китә торган идек.

Сәнгатькә, сәхнәгә гашыйк булуым әтидән. Җыр башкару осталыгы буенча беренче сабакларны да аңардан алдым. Сәхнәдә үземне тоту серләре, һәр җырны аерым бер спектакль дәрәҗәсенә җиткерү алымнарын нәкъ менә әтиемнән өйрәндем. Артист буларак беренче адымнарымны ясарга мине ул өйрәтте. Үҗәтлек, тырышлык сыйфатларын шулай ук әтием Шамил Бариевтан алдым. Кызып китү галәмәтем, фикерне ярып әйтү, дөреслектән курыкмау, мөстәкыйльлек сыйфатларым да – әти мирасы.

 

Ата йөрәге – таудан өлкән, ана йөрәге – диңгездән тирән

Әнием Гөлфия җырчы юлыннан китмәсә дә, профессиональ дәрәҗәдә җырлый иде. Ул Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Аның җыр язмалары безнең Татарстан радиосы фондында да саклана. Мине гаиләле итеп күрәсе килде. «Кыз бала өчен гаилә мөһим», – дип еш әйтә торган иде. Аллаһка шөкер итеп яшәвемне теләде. Әнием үзенең сабырлыгы белән әти өчен таяныч булды. Өйне тәртиптә тота, аш-суга бик оста иде. Йортта чын хуҗа хатын инде. Кулыннан килмәгән эше булмагандыр. Юклык заманында йортта барысын да үз кулы белән тегеп, булдырып, барлап торды.

Гомер буе балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшләде. Зәвыклы иде. Бу сыйфаты миңа да күчте. Сабырлыгым, тавышым да әниемә охшаган. Аш-суга осталык та аның геннары аркылы килгән.

 

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Ирем Линар белән танышуыбызның өченче көнендә өйләнештек. Хәрби кеше иде. Ялга кайткан вакыты, безне таныштырдылар. Күрешүебезнең беренче мизгелләреннән акылына, аралашучан егет булуына игътибар иттем. Чибәрлеген, тыйнаклыгын да күңелемә якын иттем. Икенче көнне ул инде минем квартирны эзләп тапкан, әни белән танышырга да өлгергән. Ачык, позитив булуы, төплелеге минем кеше икәнен аңларга ярдәм итте дә инде. Без өйләнешеп, Себергә китеп бардык. Әлхәмделилла, без бик бәхетле тормыш иттек. Ирем сабырлыгы, юмартлыгы белән үзенә каратты. Ир буларак ул миңа бернинди киртәләр ясамады. Аның киң җилкәсенә таянып яшәдем һәм иҗат иттем. Концерт, гастрольләрдән тыймады. Төн уртасында кайтып кергәндә дә, бернинди канәгатьсезлек белдермәде. Бала җанлы иде. Алар өчен бик яхшы үрнәк булды.

Өч ел элек, кинәт кенә китеп барды. 25 ел бергә яшәдек. Аны юксынып, репертуарыма яңа әсәр дә өстәлде. «Рәхмәт тормышымда булган өчен» җырының сүзләрен Эльмира Җәлилова, көен Булат Шәрипов иҗат итте. Туган көнендә Линарыма багышлап концерт та куйдым...

 

Балалы өйдә гайбәт булмас

Ике мәхәббәт җимешебез – Айлинә белән Камил дә бик бәхетле мохиттә үстеләр. Бала ничек тәрбияләнә, үз балаларына карата да шундый ук мөнәсәбәттә булганнарын яхшы аңлыйбыз бит. Оясында ни күрә, дигәндәй. Шуңа да аларга төпле тәрбия бирергә бик тырыштык. Бүгенге көнгә кадәр, шөкер, йөзгә кызыллык китермәделәр.

\

Камил, Айгөл, Линар, Айлинә

Каенанам әйтмешли, бүгенгесе Аллаһка шөкер! Икесе дә югары белем алды. Кызым КАИны кызыл дипломга тәмамлады – инженер. Улым Мәскәүдә РАТИ (ГИТИС)ны тәмамлады, театр һәм кино актёры, дәү әтисе юлыннан китте. Мәскәүнең «Центр драматургии и режиссуры» театрында эшли. Күз нурларымның парлы булуларын телим. Оныкларымны күрәсем килә. Аларның да кадерле гаилә кыйммәтләрен саклап гомер итүләрен телим. 

Айгөл, Айлинә, Камил

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ