А.С. Пушкин «Балыкчы һәм балык турында әкият»
(5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе) Алсу ХАФИЗОВА, Яшел Үзәндәге А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: «Балыкчы һәм балык турында әкият» белән укучыларны таныштыру; әдәби әсәрне сәнгатьле укырга, темасын, автор әйтергә теләгән төп фикерне табарга өйрәтү; укучыларда шигырь текстын аңлап, уку күнекмәсен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен, укучыларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү.
Бурычлар: әкият геройларына характеристика бирә белү; әкияттән кирәкле мәгълүматны таба белү.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Җиһазлау: ноутбук, презентация, төсле карандашлар, филворд, шешә, төсле кәгазьләр.
Дәрес барышы
I. Оештыру-мотивлаштыру
– Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!
– Әйдәгез, бер-беребезне дә сәламләп алыйк әле. (Бер-берсен сәламлиләр.)
II. Уку мәсьәләсен кую
– Укучылар, электрон тактага күз салыгыз әле. (1 нче слайд) Монда бирелгән рәсемнәр кайсы әсәрләрдән икән? (Укучыларның җаваплары.)
– Ә бу әкиятләрне кайсы рус шагыйре язган? (Александр Сергеевич Пушкин.)
– Әйе, бик дөрес. Укучылар, сезгә филворд тәкъдим итәм. Анда Пушкинның бер әкияте «яшеренгән».
(2 нче слайд)
– Шагыйрьнең кайсы әкияте «яшеренгән»? («Балыкчы һәм балык турында әкият».)
– Әйе. Димәк, без бүген барыгызга да таныш булган «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятенең татарча вариантын – «Балыкчы һәм балык турында әкият»ен укып китәрбез. Бу әкият бик озын, шуңа күрә без аның бер өзеген генә укырбыз.
III. Яңа материалны аңлату
– Укучылар, без укыячак өзектә аңлашылмаган сүзләр булачак. Әйдәгез, тактага күз салыйк. (3 нче слайд)
Балчык – глина.
Землянка – балчыктан ясалган өй.
Ятьмә – сеть.
Гади – обычный.
Телгә килде – сөйләшә башлады.
Җеп эрли – прядет пряжу.
Ягымлы итеп – ласково.
Гомер ит – яшә.
– Укучылар, хәзер әкият белән танышып китик. (Укучылар чылбыр буенча укый.)
IV. Ныгыту
– Әйдәгез, сорауларга җавап бирик. (4 нче слайд) Әкиятнең бу өзегендә сүз нәрсә турында бара?
– Әкияттә нинди геройлар бар?
– Карт белән карчык ничә ел бергә торганнар?
– Беренче тапкыр карт диңгез төбеннән нәрсә тартып чыгарган?
– Ә икенче тапкыр нәрсә тартып чыгарган?
– Ә өченче тапкыр?
– Афәрин, укучылар. Ә хәзер ни дәрәҗәдә аңлавыгызны тикшереп карыйк. (5 нче слайд)
(Карточкалар таратыла.) Дөрес раслауны яшел төс белән, ялган раслауны кызыл төс белән билгеләргә.
Карт белән карчык 50 ел бергә торганнар.
Карт балык тоту белән шөгыльләнгән.
Аңа алтын балык эләккән.
Ул балыкны тотып, өенә алып кайткан.
Балыкны ул кармак белән тоткан.
Карчык җеп эрләү белән шөгыльләнгән.
Тикшерү. Дөрес түгел варинтларны дөрес итеп әйттертү. (Тактага дөрес вариантлар чыга.)
– Укучылар, әлеге җөмләләр буенча карт турында нәрсә дип әйтергә була? Карт нинди?
– Карт эшчән. (Тактага эшчән сүзен элеп кую.)
– Әйе. Карт эшчән. Ә сез моны ничек раслый аласыз?
– Ул 33 ел буе балык тоткан.
– Әйе, дөрес.
V. Динамик пауза
(Кармак белән балык тоту.)
– Укучылар, картның тагын нинди сыйфатлары бар икән? Шуны белер өчен киләсе күнегүне эшлибез.
(6 нчы слайд )
– Сезнең алдыгызда җөмләләр бирелгән. Текст килеп чыгарлык итеп, җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштырыгыз әле.
Карт балыкны диңгезгә җибәрә.
Балык телгә килеп: «Мине җибәр», – ди.
Карт 33 ел буе диңгездә балык тота.
Карт белән карчык землянкада яшәгәннәр.
Берьюлы ул алтын балык тоткан.
(Укучылар дөрес тәртипкә китерәләр.)
– Укучылар, ә бу җөмләләр буенча картны нинди дип әйтеп була? (Яхшы күңелле, мәрхәмәтле.)
– Әйе, бик дөрес. Ә сез моны ничек раслый аласыз? (Ул алтын балыкны диңгезгә җибәрә.)
(Тактага мәрхәмәтле, яхшы күңелле сүзләре беркетелә.)
– Укучылар, картыбыз нинди? (Яхшы күңелле, эшчән, мәрхәмәтле.)
– Ә карчык нинди? (Комсыз.)
– Аның характеры сезгә ошыймы? (Юк, ошамый.)
– Укучылар, әгәр дә сез алтын балык тотсагыз, аны кире диңгезгә җибәрер идегезме? (Укучыларның фикерләре.)
– Алтын балыктан нинди теләкне сорар идегез? (Укучыларның фикерләре.)
– Укучылар, сезнең бу серләрегезне, әйдәгез, менә шушы шешәгә салыйк. 11 нче сыйныфны бетергәндә ачып карарбыз. Теләкләрегез кабул булдымы икән? (Кәгазь битләре өләшенә.)
– Тактада мәкальләр бирелгән. Аларның кайсылары әкиятнең без укыган өлешенә туры килә? (7 нче слайд )
Комсызга ирек бирсәң, ул тагын да күп сорар.
Кеше әйберен алсаң, үзеңнекен югалтырсың.
Тырнак хәтле бирсәң, йодрык хәтле сорар.
Кеше байлыгына кызыкма, үзеңнекен сакла.
– Әйе, укучылар. Комсыз булырга ярамый. Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк.
VI. Рефлексия
– Балалар, дәресебез ахырына якынлаша. Дәрестә барыгыз да актив булдыгыз. Рәхмәт. Дәрестә нәрсә турында белдек? Бу әкияте белән язучы нәрсә әйтергә теләгән?
VII. Өй эше. (8 нче слайд )
1. Әсәрне тулысынча укырга.
2. а) үзегезгә ошаган урынга иллюстрация ясарга (ошаганны сайлап алырга);
ә) әсәрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләр табып язып алып килергә.
Комментарийлар