XIV Якупов укулары узачак
25 сентябрь көнне Мәрҗани мәчетендә XIV Якупов укулары төбәкара конференциясе узачак. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырыла.
Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи, дини һәм иҗади мирасы хакында фикер алышуга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
Конференциядә имамнар, Татарстанның дини уку йортлары җитәкчеләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның дуслары һәм фикердәшләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашачак.
Әлеге чара кысаларында «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен, шулай ук «Иман» нәшрияты җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү көтелә.
Якупов укуларына мөселман дини уку йортлары шәкертләре, Апанай мәчете мәхәлләсе вәкилләре чакырыла.
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты
Комментарийлар