Урта һөнәри белем бирү системасына – 85 ел
2 октябрьдә урта һөнәри белем бирү системасына – 85 ел. Бәйрәм белән РФ мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
«Бүгенге көндә колледжлар һәм техникумнар – заманча техника белән җиһазландырылган мәгариф кластерлары.
«Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә хәзерге вакытта 86 төбәктә 500 дән артык кластер булдырылды, анда студентлар 24 юнәлеш буенча белем ала.
Һөнәри осталык чемпионатларында катнашучылар саны ел саен арта бара: быел беренче тапкыр бөтен ил буйлап бер миллионнан артык кеше булды. «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсында быел 10 меңгә якын кеше катнашты. Бу безнең иҗади остазларыбызның никадәр күп булуын исбатлый», – дип билгеләп үтте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы сайты
Комментарийлар