Укытучымны котлыйм!
Укытучы! Минемчә, бу һөнәр дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык…
Шушы сыйфатларның барысын үзенә җыйган да инде, миңа география һәм биология фәннәрен укыткан сыйныф җитәкчем Хабибуллина Рәйсә Харисовна.
Рәйсә Харисовна беренче хезмәт юлын 1980 елны Балтач районы Чутай башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә. Ул белем биргән укучылар бүген үзләре фән докторлары, Татарстанның атказанган укытучылары(Нурфия Марсовна, Гөлчәчәк Рашитовна...).
1987 елда Рәйсә апа Нөнәгәр урта мәктәбенә география һәм биология укытучысы булып эшкә килә. Үз фәнен тирәнтен аңлатып, яратып эшләүдән кала, ул әле күпме бала өчен икенче әни ролен дә үти- сыйныф җитәкчесе була. Рәйсә Харисовна безнең сыйныфны да үз кулына алып, күпме бәйгеләр оештырган, Татарстанның иң матур җирләренә сәяхәткә алып чыккан, иртәсен дә кичендә укучылары дип янып яшәгән олы хөрмәткә лаек укытучы!
Укытучы булу җиңел түгел. Чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм аңлый белергә кирәк.
Хөрмәтле укытучым Рәйсә Харисовнаны чын күңелемнән бәйрәме- укытучылар көне белән котлап үтәсем килә.
Рәйсә апа, котлыйм сезне
Бәйрәм көнегез белән.
Укытучыга җылы сүз
Иң кадерлесе, беләм.
Кабат менә кайтып киләм
Сезле мәктәп елына.
Нинди матур хәтирәләр
Килеп баса уема.
Кая гына бармадык та,
Ниләр генә күрмәдек.
Сезнең тәрбия нигезе-
Тәртип бозып йөрмәдек.
Түбән Кама, Казан, Биләр,
Иске Йөрек юллары.
Әйтерсең лә дөнья гиздек
Сезнең белән нибары.
Күпме җиңүләр яуладык!
Мактау кагәзе чиксез.
Исем китә, барысына
Өлгергәнсез ничек сез?
Алып мендегез күк безне
Күкнең җиде катына.
Шул иң зур җиңү буладыр
Мөгаллимә затына.
Якты мизгелләр калдырып,
Ел артыннан ел үтә.
Сезнең эшегездә хаман
Укучы белем көтә.
Эшегезгә тугры булып,
Ничәмә ел яшәлгән.
Әле дә сез кыю, җитез,
Калышмыйсыз яшьләрдән.
Күңелегез картаймасын,
Янып торсын яшь килеш.
Сез үстергән саф чәчәкләр
Бирсә дә татлы җимеш.
Матур бәйрәм белән котлап,
Килә башым иясем.
Һәрчак шулай өстә йөрсен
Хөрмәтле сезнең исем!
Бүгенге көндә Рәйсә Харисовна Казан шәһәренең Һади Такташ исемендәге 27 татар гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм география укытучысы булып эшли. Ул әле дә чын шәхес тәрбияләләүгә, иҗат һәм хезмәт бәхетен тоярга, фикерләү сәләтен үстерергә бөтен көчен куя. Киләчәктә без кемнәр генә булсак та, нинди генә үрләр яуласак та, башында укытучы торуын онытмыйк. Рәйсә Харисовнага мин аеруча да рәхмәтлемен. Аның белән төрле бәйгеләргә әзерләнеп, мин шигырь, хикәя язарга да, рәсем ясарга да, сәхнәдә оялмый чыгыш ясарга да өйрәндем. Иңнәремә канат куйган сыйныф җитәкчебезгә озын гомер, матур киләчәк, тәртипле укучылар һәм күңел тынычлыгы теләп калам!
Белем иле патшабикәсе ул!
Иң хөрмәтле кеше мәктәптә.
Укытучым, алдагы көндә дә
Яши күрче кадер-хөрмәттә!
Тәмам итеп, зур хәрефтән язам-
РӘХМӘТЛЕМЕН СИҢА, ОСТАЗЫМ!
Еллар үткән, ә мин әле хаман
Акыллы һәм тәти бер кызың.
Язманы әзерләде: укучысы Галимуллина (Гыймадиева) Тәнзилә Шамил кызы
Комментарийлар