Укытучым һәрчак янәшә...
Көзләр, язлар саен хәтердә мәктәп еллары яңара. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан малайлар-кызлар, «Хәтерлим мин...» җыры, кыңгырауның моңлы тавышы күңел төпкелендәге иң нечкә хисләрне уята. Рәхәт һәм самими чаклар...
1995 ел... 1нче сентябрь иртәсе...
Ак бантик, ак калготки, кара сарафан киеп, "Актаныш 1нче мәктәбенә барам" дип канатланып йөргән чак.
Кулымда чәчәк бәйләме дә булгандыр, анысын ачык кына хәтерләмим. Тик шул көнне үк егылып, ак калготкиемның тишелгәне истә. Әйбернең кадерен белергә кирәк бу заманда әниемнең шелтә сүзләре дә булды, әлбәттә.
2нче көнне 3 аҗдаһа төшкән кызыл портфельны асып, мәктәпкә баруым да бүгенгедәй хәтердә. Анда китап-дәфтәр, ручка-карандаш, пенал да бар, ләкин көндәлегем юк иде. Әти-әниемә күрсәтмәсәм дә, эчемнән генә үртәлдем, кыенсындым ул чакта. Бер кибеттә дә калмагандыр, күрәсең. Бар классташларымның ап-ак тышлы, ак битле көндәлеге булганда, әнием каяндыр шәмәхә тышлы, кара битле "иске" көндәлек табып китерде миңа.
Менә шулай кызык башланып китте мәктәп тормышы...һәм язмыш мине беренче караштан ук аңлый торган, олы йөрәкле, киң күңелле 1нче укытучым Ания Хасиповна белән очраштырды. Нәкъ менә шундый булганы өчен, бик тиз кереп киттем мин укуга. Башкаларныкыннан аерылып торган теге "кара" көндәлек Ания Хасиповнаның кызыл бишлеләре белән тулды. Ул сөйләгән һәр әйберне игътибар белән тыңлап, бар нәрсәне ул кушканча эшләргә тырыша идем. Хаталар ясаудан, контроль эшләрдә укытучымның өметен акламаудан курыккан чаклар булды. Әле дә хәтеремдә, рус теленнән контроль диктантта хаталарны күбрәк җибәргәнмен. "Поздняя" дигән сүздә "д" хәрефе төшеп калган. Ачулы иде ул вакытта Ания Хасиповна, тик шулай да"3"ле куясы килмәгәндер. Теге ике хәреф арасына көч-хәл белән сыйдырган идем "д" хәрефен. Шуннан соң гомерлеккә истә калды ул сүзнең язылышы.
Мәктәп күләмендә уздырылган шигырь бәйгесендә дә ышанычын акламадым кебек укытучымның. Шулхәтле тырышып ятланган шигырь кеше алдына чыгып баскач, бөтенләй хәтеремнән җуелды. Ания Хасиповна, сәхнә алдына басып, юлын-юлга сөйләттереп бетерде дә, мин аның янына төшкәч, ипләп кенә аркамнан сөйде. Оялуымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булып басып торган бу мәлдә, өметемне сүндермәгән икән Ания Хасиповна. Югыйсә, бүгенге көндә, зур сәхнәләргә чыгып, тамашачы күңелен яулый алыр идеммени мин?!
1нче сыйныфны яхшы гына тәмамлагач, җәйге каникулга шактый гына китап исемлеге һәм диктант язырга биреп җибәрде укытучым. Китап уку ул нәрсә, ә менә сыйныфтан тыш уку дәфтәренә укылган әсәрнең эчтәлеген, аның геройларын язу һәм шушы әсәргә карата үзеңнең фикереңне белдерүдән дә кыен әйбер юк иде минем өчен. Кем уйлаган, университетка укырга керүемнең башлангычы булган икән бит бу китап укулар. 500-600 битле роман-повестьларның эчтәлеген язып күпме дәфтәрләр тулды студент чагында. Нәкъ менә1нче укытучым китап укуның никадәр ләззәтле шөгыль икәненә төшендергән, ләбаса.
Ания Хасиповна беркайчан да кычкырып ачуланмый иде. Ул әйткән"канатлы гыйбарәләр"дән хаталарыңны шундук аңлыйсың һәм башка алай эшләргә ярамаганлыгына төшенәсең. Менә шулай ипле булып күңелемә кереп калган ул минем.
Күз ачып йомганчы үтеп китте башлангычның өч елы... Шул дәвер эчендә белем алуның никадәр мөһим булуын да, кыенлыклар килгәндә башны түбән имичә алга омтылырга кирәклеген дә, кешеләргә карата һәрчак яхшы мөгамәләдә булырга да, үз фикереңне башкаларга дөрес итеп җиткерә белергә дә Ания Хасиповна өйрәтте.
1998 ел... Ямьле май ае..."Бүләк" урманының тау итәге астындагы "Хәмит чишмәсе" ... Әти-әниләр белән бергәләп күңел ачу, уен-көлке, җыр-бию һәм...Ания Хасиповнаның безгә багышлап язган шигыре...
Әле кечкенә генә булсам да, күңелем тулган иде ул чакта, күземдә яшь тамчылары. Минем өчен бик кадерле булган беренче укытучымнан аерыласы килмәү хисе...
Ания Хасиповна укып бетергәч, куш биткә язылган әлеге шигырьне миңа тапшырды да, "Сакла" диде. Һәм мин шулай эшләдем дә. Өйгә кайту белән, йөрәгем түренә кереп оялаган бу шигырьне өр-яңа дәфтәр башлап, күчереп язып куйдым. Никадәр ышаныч, хөрмәт һәм ярату булган укытучы белән укучы арасында.
2022 ел...1нче сентябрь иртәсе...
Ак бантик, ак калготки, матур сарафан киеп, кызым мәктәпкә ашыга. Чөнки аны анда беренче укытучысы - Ания Хасиповна көтә.
3 дистәгә якын вакыт үтсә дә, минем күңелемдә кабат шул хисләр яңара...
Үз һөнәренә тугры калып, сабырлыгының чиге булмаган остазым Ания Хасиповнаның карашыннан әле бүген дә тәнемә җылылык йөгерә..."Минем тормышымда булганыгыз өчен рәхмәт!" - дип бар галәмгә кычкырасым килә..
Регина Әбүдарова.
Комментарийлар