«Укытучы хезмәте- укытучы сайлаган язмыш та ул»
Яр Чаллы шәһәре МБОУ «Центр образования - гимназия 57 «Притяжение» 5 Б сыйныф укучысы, Хисмәтова Әдилә Ришат кызы
«Укытучы булып туарга кирәк», - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык та, дөреслек тә бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, мөлаем, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу, аңлашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.
Күренекле язучы Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» – дип әйтмәгән. Чыннан да, кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар. Укытучылар турында язылган әдәби әсәрләр дә шактый күп.
Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.
Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында иң дәрәҗәлесе укытучы һөнәредер. Минемчә, укытучыдан башка дөньяны күз алдына да китереп булмас иде. Чөнки җир йөзендәге барлык профессия кешеләренә дә Укытучы белем һәм тәрбия биргән бит. Дөнья серләренә төшенергә дә өйрәтә укытучы, остаз, мөгаллим дә. Укытучы балаларны язарга, укырга, сөйләргә, мисаллар чишәргә, җырларга, биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле тыйнак, ягымлы булырга өйрәтә.
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», - ди халык. Сулар ага – ярлары кала. Гомер үтә - кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала.
Укытучы хезмәте- һөнәр генә түгел, ә укытучы сайлаган язмыш та ул.
Минем яраткан укытучыларымның берсе - сыйныф җитәкчем - СӘҮБӘНӘВА МИЛӘҮШӘ МӨДӘРРИС кызы. Ул безне инглиз телен тирәнрәк аңларга өйрәтә, матур итеп сөйләшергә өйрәтә.
Ул кечкенәдән укытучы булырга хыялланган, ә безне талантлы педагог мавыктыргыч белем иленә күпме баланы алып керә ала!
Миләүшә Сәүбәновна һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерә, дәресләрдә яңа технологияләр куллана.Ул безне аңларга тырыша, һәркем белән уртак тел таба белә. Укытучым дәресләрен дә оста итеп оештыра, иҗади эзләнә, үзенең һөнәри осталыгын да күтәрә, төрле конкурсларда, чараларда үзе дә, укучылары бик актив катнаша.
Тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы - Миләүшә Мөдәррисовнаның гомерлек юлдашлары. Шушы ук сыйфатларны ул укучыларында да тәрбияли.
Урын кешене бизәми,кеше урынны бизи, ди халык мәкале. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.
Сулар ага – ярлары кала. Гомер үтә - кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.
Һәр укытучы – ул олы тарих. Ә тарихны белергә кирәк. Кем безнең белән юк – аларны онытмаска, синең яныңда яшәүче, кем үз эшенә бөтен җанын бирә – алар турында белергә кирәк. Аны истә тотсалар, бу - укытучы өчен иң мөһиме. Чын күңелдән хөрмәт итү һәм ярату шуны исбатлый. Бу авыр җаваплы хезмәтне сайлаучылар алдында без баш иябез. Алар белән горурланабыз!
Тиздән Укытучылар көне. Без, барлык укучылар, яраткан педагогларыбызны профессиональ бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аларга исәнлек, саулык телибез. Безнең өчен, балалар өчен башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә. Сезнең фидакарь хезмәтегез, сабыр булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Һөнәрләр күп: кем булсаң да: табип, эшче, тукучы...
Тик онытма бер нәрсәне - юл күрсәтә укытучы.
Комментарийлар