Логотип Магариф уку
Цитата:

ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы

Гадәттә, мәктәптә укыган чорда яраткан укытучыларыбыз турында иншалар язабыз, аларга багышлап шигырьләр иҗат итәбез. Еллар уза.  Мәктәп, университет  тәмамлыйбыз, тормыш мәшәкатьләренә чумабыз да, укытучыларыбыз турында бөтенләй онытып җибәрәбез. 

Яраткан укытучыбыз...Укытучыларыбыз...Барыгыз да яраткан, барыгыз да безнең өчен якын, кадерле. Чөнки һәммәгез дә безне җитәкләп гыйлем дөньясына алып кергән, хезмәткә өйрәткән, кешелек сыйфатлары тәрбияләгән. Ләкин, килешәсездер, шул кадерле, якын кешеләр арасында да синең өчен “иң-иң”  булганы: иң хөрмәтлесе, иң якыны бар. Дусларың, сыйныфташларың белән бергә җыелышып сөйләшеп утырганда: “Әй, менә шул апа, шул абый яхшы укытучы иде дә инде...”дигән җөмләләрне еш ишетәсең. Тормышта ниндидер уңышка ирешкәндә читтән генә шул апа яки абый сиңа елмаеп, синең уңышларыңа сөенеп тора төсле. Чөнки белеп торасың, чыннан да, кайчандыр ул синең уңышларыңа чын күңелдән сөенгән, сине канатландырган кешеләрнең берсе... 

Мин, ирексездән, Балык Бистәсе районы Ямаш мәктәбендә укыган елларны искә төшерәм.

Башкаларны белмим, әмма мин татар әдәбияты дәресе дип эреп китә идем. Татар теле, әдәбияты укытучыбыз Әлфия апа Мостафина Ямаш мәктәбендә укый башлаган беренче көннәрдә үк миңа зур бер блокнот бүләк итте. Аның беренче битендә: “Нәзирә, искиткеч матур шигырьләр иҗат итәсең.  Илһам чишмәң саекмасын, яз. Иҗади уңышлар теләп, Әлфия апаң” дигән тылсымлы сүзләр язылган иде. Бер караганда, гади генә бер-ике җөмлә. Ә мин тылсымлы дим. Тылсымлы дим, чөнки  бу сүзләр миңа канат куйды, бер баскычка күтәрде, алга таба эзләнергә, язарга этәргеч бирде.  Моңа кадәр мондый җылы сүзләр ишеткәнем булмаган, күрәмсең...Шул ук Әлфия апа язучы-шагыйрьләр белән очрашулар оештырды,  ай саен диярлек язма-шигырьләребезне “Авыл офыклары” газетасына юллады. Бер сүз белән әйткәндә, яраттырды...Ул гына да түгел, чыгарылыш сыйныфында укыганда берничә кызны җитәкләп диярлек Казанга алып китте. Артык күп сөйләмәде: “Талантыгыз, белемегез  бар, телисез икән Казан дәүләт университетының журналистика, татар филологиясе факультетына да, Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына да керә аласыз”, - дип Казан буенча экскурсия үткәрде ул. Ул көнне дә һәрвакыттагыча үз фикерен мәҗбүриләп такмады, өндәмәде.  Ул инде күптән бездә әдәбиятка, иҗатка мәхәббәт уяткан иде... 

​Артык төчеләнергә яратмыйм, әмма шуны ассызыклыйм:  туган да, гаилә дусты да булмаган гади авыл укытучысы миңа гына түгел, күп укучыга канат куйды, үсендерде, юнәлеш бирде. Сүзне уйлап әйтергә, логик фикер йөртергә, төзек, матур итеп сөйләргә өйрәтте. 

Кадерле Укытучым! Бәйрәм белән Сезне! Минем өчен Сез иң затлы, иң зыялы, иң күркәм Укытучы!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ