Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган тел – милли рухыбызның нигезе!

Балалар бакчаларында татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Туган тел фестивале» «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү белән шөгыльләнүче 100 дән артык тәрбияче һәм методист җыелды. Фестиваль кысаларында мәктәпкәчә белем бирүдә тел үстерүнең яңа ысуллары турында сөйләштеләр, инновацион методикалар белән таныштылар.

«Туган тел фестивале» Татарстан Республикасы Рəисе каршындагы Татар телен һəм Татарстан Республикасында яшəүче халыклар вəкиллəренең туган теллəрен саклау, үстерү мəсьəлəлəре комиссиясе һəм Татарстан Республикасының Мəгариф һəм фəн министрлыгы ярдəмендə оештырыла. Чараның төп максаты – балалар бакчаларында туган телне үстерү, укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм инновацион методикаларны гамәлгә кертү. 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, фестивальнең популярлыгын һәм киләчәктә дәвам итүенә өмет белдереп: «Бу фестиваль – татар телендә тәрбия һәм белем бирүче тәрбиячеләргә фикер алышу, алдынгы методикалар белән танышу өчен иң кулай мәйданчыкларның берсе. Республикабызда 1935 балалар бакчасы бар. Шуларның 711 е татар телендә тәрбия бирә. Республикабыз тәрбиячеләре һәм укытучылар туган тел үсеше өчен бик зур эш башкара. Балалар бакчаларында алган туган тел белеме аларның милли үзаңын формалаштыра», – диде. 

Фестиваль кысаларында әйдәп баручы белгечләр һәм педагоглар тарафыннан осталык дәресләре үткәрелде. Совет районы Казан шәһәре 146  нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Энҗе Вәлиева «Лингвистик шакмаклар» дип аталган уен эшләнмәсе белән таныштырды. «Максаты – балаларны дөрес җөмлә төзү алгоритмы белән таныштыру. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә чыгып киткәндә, балалар биш, җиде, тугыз сүзле җөмләләр әйтергә өйрәнеп китә. Бу шакмакларны белем бирү процессының барлык өлкәләрендә дә кулланырга мөмкин. Алар балаларны һәрьяклап үстерергә ярдәм итә, иҗади шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирә», – диде ул.

Хәзерге көндә балалар бакчасында эшләүче татар теле тәрбиячеләре туган телне саклауда бик зур өлеш кертә. Алар татар телендә уза торган милли чаралар өчен дә җаваплы. «Татар теле тәрбиячеләре һәрвакыт эзләнүдә. Менә мондый чараларда күпләп катнашуыбыз да моңа дәлил һәм алар безгә бик кирәк. Мин күрсәтмә модельләштерү методикасы буенча тәҗрибә уртаклаштым. Кызганыч, балаларның сүзлек запасы булса да, татарча сөйләшә торган бала булса да, җөмләләрне грамматик ятктан дөрес төземиләр. Бу методиканың нәтиҗәсен күрәм, шуңа күрә коллегаларга да файдасы тисен иде», – дип, фикерләре белән уртаклашты Казан шәһәре Совет районы 119 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе, «Ел тәрбиячесе – 2025» бәйгесе лауреаты Алсу Кәримова.

КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Фираз Харисов фестивальнең фәнни-методик әһәмиятен билгеләп үтте: «Мәктәпләрдә татар теле дәресләре саны кими. Ләкин тәнкыйтьләп кенә бернәрсә дә эшләп булмый. Укытучыларның, яңа технологияләр кулланып, балаларда кызыксыну уятып эшләве мөһим. Хәзерге көндә мәктәпкәчә белем бирү системасында тел үстерү методикаларын яңарту бик мөһим. Фестивальдә катнашучыларга бу мөмкинлекләр ачыла». Дөрестән дә, фестивальнең билгеле бер тарихы, статусы бар. Педагогларның фидакяр хезмәте һәм инновацион карашлары киләчәктә дә татар телен үстерүдә зур роль уйнаячак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ