Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан һәм Россия Фәннәр академияләре хезмәттәшлеге

Татарстан Фәннәр академиясе белән Россия мәгариф академияләре арасында үзара хезмәттәшлек турында киленү төзелде, бу документларны ике президент Рифкать Миңнеханов белән Ольга Михайлова имзалады.

Бу вакыйга уңаеннан Россия мәгариф академиясе президенты  Ольга Васильева Татарстан Фәннәр академиясендә мәгариф һәм фән тармагында эшләүче киң җәмәгатьчелек – югару уку йортлары ректорлары, директорлары белән очрашты, әлеге тармакта соңгы вакытта башкарылган эшләр, уңышлар һәм күргәзмәләр белән танышты.

 Түгәрәк өстәлдә  эшлекле сөйләшү вакытында ике  президент та Россия һәм республикабызда мәгариф һәм фән өлкәсендә ирешелгән уңышларга һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә тукталдылар. Ватаны бер булган халыкларны уртак тарих һәм бер тел берләштерә, шул ук вакытта туган телләр  һәм төбәк тарихы, гореф-гадәтләр белән бәйле  актуаль темалар да укытучылар һәм галимнәрне  бер юнәлештә эшләүгә этәрә. Бу уңайдан ике академиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә  бер максатка йөз тотып эшләүләре отышлы булуы ассызыклап үтелде. 

Әлеге чарада  ТР мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин катнашты.

 Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ