Марат Әхмәтов Балтач районындагы балалар сәламәтләндерү лагеренда булды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Балтач районында капиталь ремонттан соң ачылган «Романтик» балаларны сәламәтләндерү лагеренда булды. Биредә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе июль аенда башланган, быел ике профильле смена үткәрү планлаштырыла.
– Балтач районында эшләгәндә мин бу лагерьда булган идем. Бүген ул бик нык үзгәргән, матурланган, - диде Марат Әхмәтов. - Бу барлык шартлары булган заманча лагерь.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада балалар һәм яшьләрнең үсеше өчен күп эшләр башкарыла, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, лагерьлар һәм башка объектлар ачыла, төзекләндерелә.
Балаларны савыктыру лагерьларын яңарту буенча республика программасы кысаларында үткәрелгән капиталь ремонт барышында торак корпуслар, клуб, ашханә һәм медпункт, спорт мәйданчыклары яңартылган.
Яңартылган лагерьда беренче профиль сменасын Алдынгылар хәрәкәте активистлары үткәргән, хәзерге вакытта биредә гражданлык-патриотик смена уза. Моннан тыш, «Романтика» территориясендә палаткалы лагерьлар ачылган, августта алар балаларны спорт сменасына һәм Алдынгылар хәрәкәте сменасына кабул итәчәк.
Лагерьда эш ике телдә алып барыла — рус һәм татар телләрендә. Лагерь берьюлы 100 баланы кабул итә. Нигездә бу Балтач районы укучылары. Сменалар 18 көн дәвам итә.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар