Татарстанда җиде укучы ике фәннән БДИны 200 баллга тапшырган
Татарстанда җиде кыз – чыгарылыш сыйныф укучылары – БДИны ике фәннән – рус теле һәм химиядән – максималь 200 баллга тапшырган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан мәктәпләре арасында рус теленнән йөз балл җыючылар саны (3 укучы) буенча Казанның Вахитов районындагы 131нче лицей беренче урында. Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә, КФУның IT-лицеенда һәм Казанның 121 нче лицеенда икешәр мәктәп укучысы шулай ук йөз балл җыйган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар