Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан халыклары ассамблеясы советы узды

Кичә Казанның А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм 2022–2032 елларда Татарстан Республикасында җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгына багышланган чаралар үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.

Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү мәсьәләләре каралды, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясы базасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру турында карар кабул ителде.

Чарада республикада яшәүче җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгына багышланган 2022–2032 елларда үткәрелергә тиешле чараларның 2024 елда үтәлеше хакында, Татарстан халыклары ассамблеясы эшчәнлегенең 2024 һәм 2025 елларда төп юнәлешләре, актуаль бурычлары, республиканың Халыклар дуслыгы йортларының 2024 елда эш нәтиҗәләре, шулай ук Казанның «Күпмилләтле ял мәктәбе» белем бирү үзәгенең эшчәнлеге турында сөйләнде.

«Безнең уртак бурычыбыз:  Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык, мәдәниятләрнең конструктив диалогы территориясе булып калсын», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга, Татарстан халыклары ассамблеясы эшчәнлегендә республиканың күпмилләтле халкының телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау мәсьәләләре сизелерлек урын алып торуын ассызыклап. Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин туган телне саклау мәсьәләсенә дә аеруча дикъкать белән тукталды. «Туган тел, милли гореф-гадәтләр авыл җирлекләрендә ныграк саклана. Бу байлыкны сакларга кирәк», – диде ул.

«Россия халыклары ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы генераль директорының төбәк үсеше буенча урынбасары Нәзирҗон Абдуганиев та бу фикерне дәвам итеп, сәламләвендә халыкларның үлемсезлеге – телендә, дип ассызыклады һәм бу нисбәттә Татарстаннан өйрәнер нәрсәләр бар, дип билгеләп үтте.

«Республикада 175 милләт вәкилләре тыныч һәм тату яши һәм эшли. Бүгенге уртак утырышның төп максаты – аларның көчен берләштерү, буш эшкә дәүләт структуралары ресурсларын, иҗтимагый оешмалар һәм активистлар потенциалын куллану», – диде ул.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да чыгыш ясадылар. Алар 2024 елда республикада җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгын уздыруга багышланган чараларның республика планын үтәү хакында сөйләде. Узган ел 34 мондый чарада 50 меңгә якын кеше катнашкан, дип билгеләп үтте Дамир Натфуллин, алар хакында тулырак таныштырып.

Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова бүген Татарстанда туган телдә белем бирү 16 программа буенча алып барылуын һәм аларның министрлыкның рәсми сайтында укытучылар өчен ачык булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда республика төп халыкларының туган теле буенча республика олимпиадалары үткәрелә, шул исәптән төрек, гарәп телләреннән дә фән ярышлары үтә, 5000 нән артык укучы быелгы чыгарылыш имтиханнарын туган тел буенча тапшырырга ниятли.

Минзәлия Закирова тиздән татар телен дистанцион укытуның «Ана теле» мәгълүмати мәгариф системасы проекты эшли башлаячак дип хәбәр итте.  «Онлайн-мәктәптә 9 дәрәҗә, 288 дәрес булачак», – диде ул.  Курста шулай ук сөйләм, хат, грамматика лабораторияләре, онлайн-сүзлек, һәр бүлек буенча төркемләп аралашу дәресләрен үткәрү өчен материаллар бар. Проект агымдагы елның 3 кварталында старт алырга тиеш.

Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин 2024 елда Татарстан халыклары ассамблеясы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2025 елга актуаль бурычлар турында сөйләде. Халыклар дуслыгы йортында ел саен 400 гә якын чара үткәрелә, ә республикада алар 2000 нән артык, дип билгеләп үтте ул.

Фото ТР Дәүләт Советы рәсми сайтыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ