Татарстан мәчетләре милли үзенчәлекләрен сакларга тиеш
Башкаланың Галиев мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә республикада мәчетләр төзүнең концептуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Башкаланың Галиев мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә республикада мәчетләр төзүнең концептуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Дин әһелләре Аллаһ йортлары архитектурасында татар милли үзенчәлекләрен саклау турында сөйләштеләр. Җыелыш башында Мөфти хәзрәт хәзерге татар мәчетләренең тышкы яктан милли төсмерле булмавын һәм, гомумән, татар мәчетләренә хас үзенчәлекләрне киң һәм һөнәри җәмәгатьчелектә аңлау юклыгын билгеләп үтте, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.
1100 елдан артык ислам динен тоткан татар халкында дини корылмалар төзүнең уникаль культурасы “юылу” һәм юкка чыгу тора. Ул республикадагы мәчетләрнең үз йөзе булырга һәм проектлаган вакытта теләсә нинди архитектура формаларын: хай-тек, классицизм һ.б.ны тормышка ашырганда, татар милли үзенчәлекләрен сакланырга тиеш.
«Архитекторларның иҗади эзләнүләрен чикләргә кирәкми, әмма Татарстанда мәчетләр төзүгә, аларның татар милли үзенчәлекләрен саклап, тышкы рәвешенә, эчке бизәлешенә һәм функционалына карата таләпләрне билгеләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт һәм документ – билгеләнгән мәсьәләләр буенча Нигезләмә эшләргә кушты. Әлеге документ, Нәзарәтнең киләсе Пленумында расланып, алга таба гамәлгә кертеләчәк дип көтелә.
Комментарийлар