«Татар сүзе» конкурсының иң өлкән катнашучысына 100 яшь
25 сентябрь Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйге финалы узачак. Премия фонды –2000 000 сум.
Быел бәйгегә барлыгы 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән.
Иң өлкән катнашучыга — 100 яшь, иң кечкенәсенә – 2.
Бәйгегә 100 яшен тутырган Яшел Үзәннән Зөһрә Нуруллина үз шигырен җибәргән, дип ассызыклап үтте жюри әгъзалары. Ул гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган.





Комментарийлар