«Татар сүзе» — чиксез!
«Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе бишенче тапкыр үткәрелә. Быелгы бәйгенең шигаре — «Татар сүзе» — чиксез!
— Татар сүзе чыннан да чиксез, чөнки татар халкының әдәбияты да, мирасы да, сәнгате дә, мәдәнияте дә чиксез. Бүгенге көндә шушы бәйгене үткәреп, без халкыбызның һәм республикада яшәүче башка халык вәкилләренең дә мирасын барлыйбыз һәм популярлаштырабыз, дип белдерде «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры-баш мөхәррире, бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы Рамилә Сәхабетдинова.
Белешмә: «Татар сүзе» бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.
Быелгы приз фонды – 2000 000 сум.





Комментарийлар