Логотип Магариф уку
Цитата:

Сөнгатова Алинә: « Һәр уңышым саен сөенүче бары Сез ул, минем Укытучым!»

Шытым салып нәни йөрәгемә, Белем дөньясына озатучы. Һәр уңышым саен сөенүче Бары Сез ул, минем Укытучым!

Укытучы – укучылар күңеленә якты нур сибүче, балаларга ныклы белем бирүче, алар йөрәгенә игелеклелек, намуслылык, бердәмлек, илебезгә тугърылык, ата-анага хөрмәт һәм мәхәббәт орлыгы чәчүче олы шәхес.         Укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел. Бу һөнәр авыр да, җаваплы да һәм кызыклы булуы белән беррәттән, зур сабырлык, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимеше шундый булачак. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы һәм белемгә омтылыш тудыручы кеше. Халык бу турыда белеп: «Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», – дип, тикмәгә генә әйтмәгәндер. Әлбәттә, кешене белемле булырга укытучы өйрәтә.

       Яраткан укытучыларың кем диюгә, иң беренче чиратта, әлбәттә, әнием- Шакирова Фәния Фәнәвилкызын атар идем. Барлык укучыларын да бертигез күреп яраткан әнием- ачык йөзле, сабыр, ярдәмчел, киң күңелле, итагатьле, кешелекле, ягымлы карашлы булуы белән һәр укучысы тарафыннан хөрмәткә ирешкән укытучы.

      Әнием Арча педагогия училищесын тәмамлап, Казан педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлагач, Арча районы Югары Бирәзә авылы башлангыч мәктәбенә  мөдир итеп билгеләнә. 

   35 ел буе нәни йөрәкләргә белем орлыклары чәчә әнием. Белем һәм тәрбия бирүгә керткән зур өлеше, купьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактау грамотасы» белән бүләкләнә. 

  Әле дә хәтеремдә: һәр көн әнием сумка тутырып китап, дәфтәр күтәреп кайта да, аны укучы бала дәрес хәзерләгән кебек, сәгать уникегә кадәр укып, дәфтәр тикшереп, план төзи... Яшәү дәверендәнинди генә авырлыклар булса да, ул дәрескә гел елмаеп керә иде. Безне яратып елмаюы күңелләребездә, үз-үзебезгә карата ышаныч уятты, көч өстәде. Әнием безгә тирән белем генә биреп калмыйча, күңел җылысын да өләшүче олы шәхес булды. Чын укытучы булу өчен, әнием кебек армый-талмый эшләргә, һәрдаим үз белемеңне, эчке дөньяңны баетып торырга, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә, иҗади шәхес булырга кирәктер, минемчә. 

Әнием  уңган хуҗабикә дә. Буш вакытларында бәйләргә, тегәргә ярата, чәчәкләргә, гөлләргә мөкиббән ул. Өстәлен  һәрвакыт берсеннән-берсе тәмле ризыклар бизи. 

  Энем белән икебезнең укытучы булуына нәкь менә әниебезнең йогынтысы булмый калмагандыр. Әнием – без ике укытучы баласы өчен остаз да, киңәшче дә. Ул - бүген дә безнең укытучыбыз. 

 Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыштылар. Шуларны үзебездән таләп иттеләр, кеше булырга чакырдылар. 

  Хөрмәтле укытучыларыбыз, Сезнең  алдыгызда баш иябез! Ходай сезне тән сихәтеннән, зиһенегездән аермасын иде. Тормышларыгыз түгәрәк, өстәлләрегез мул булсын. Йөзегездән елмаю китмәсен, якыннарыгызның , үзегез канат биргән укучыларыгызның күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп,  озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Сөнгатова Алинә Ильфат кызы

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ