Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проекты старт ала

Татарстан башкаласында «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проектының өченче сезонында катнашуга теркәлү башланды. Дәресләр барышында халык җәмәгать киңлекләрендәге яшел үсентеләрне карау үзенчәлекләрен өйрәнәчәк.

Алты теоретик һәм практик дәрестән торган курсны агроном-эколог Александр Матюха үткәрәчәк. Ул шәһәр халкы тормышында үсемлекләрнең роле турында сөйләячәк.

Беренче дәрес 21 июньдә «Ак чәчәкләр» бульварында, ә икенчесе 28 июньдә Аксенов исемендәге скверда узачак. Июль дәвамында дәресләр Кече Чайковский күле янындагы паркта, «Ак ч әчәкләр» бульварында, Җиңү паркларында һәм «Светлая долина» торак комплексы янында үткәреләчәк.

Проект шартлары арасында –  катнашучылар һәр дәрескә йөрергә һәм 16 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Курс тәмамлангач, сертификат тапшырылачак.

Барлык очрашулар 11:00 дә узачак. Проектка теркәлү сылтама аша

Фото: Казан мэриясе сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ