Рөстәм Миңнеханов Усады авылындагы яңа «Тәрбия үзәге»ндә булды
Бүген, 1 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усады авылындагы эш сәфәре кысаларында, яңа «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәгендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ихлас» мәчете комплексы территориясендә урнашкан Үзәк хәйриячеләр акчасына төзелгән. Монда 100 укучыга исәпләнгән 9 уку кабинеты, шулай ук чаралар уздыру өчен 200 кешегә исәпләнгән күп функцияле зал урнашкан.
«Тәрбия үзәге» эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең күпкырлы үсеше өчен заманча белем бирү мохите булдыруга юнәлдерелгән. Аерым игътибар татар телен һәм милли мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга бирелә.
Белем бирү хезмәтләре исемлегенә телләр өйрәнү (татар, инглиз, гарәп, кытай), техник дисциплиналар (программалаштыру һәм робототехника), шахмат дәресләре, мәдәни тәрбия программалары һәм китап клублары, мәктәпкә һәм Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек, һөнәри юнәлеш бирү чараларын оештыру керә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Комментарийлар