Рөстәм Миңнеханов Халыкара өлкәннәр көне белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
«Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкән буынга зирәклекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт. Бу бәйрәм – кадерлеләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтү өчен менә дигән сәбәп, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Видео: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан
Комментарийлар