Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне Сорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга, дияр идем, башым иеп. (Лена Шагыйрьҗан)

Укытучыларның укучылар тормышында нинди мөһим урын алып торганын укыган дәвердә төгәл генә аңлап та бетерү мөмкин дә түгелдер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да җитеп бетмәскә мөмкин… Мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлый. Иң элек, Укытучыңны сиңа төпле белем биргәне, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе искә төшә. Бәйрәм уңаеннан, минем дә, олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы  укытучым - Гатиатуллина Лилия Хәмит кызын котлыйсым килә.

Лилия Хамитовна, Сезне ихлас күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге һәм абруйлы хезмәтегездә сезгә бары уңышлар гына юлдаш булсын.

Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. 

Авыр, катлаулы, җаныгыз-тәнегез белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтегезне бәяләрлек үлчәү юк җир йөзендә. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Мең Рәхмәт, олы хөрмәткә лаек булган, кадерле Укытучым!

Сезне яратып, олы хөрмәт белән, 2023 енче елгы чыгарылыш сыйныф укучыгыз Галиахметов Айназ Айрат улы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ