Логотип Магариф уку
Цитата:

«Михаил Девятаев батырлыгы канатлары» күргәзмәсенә бушлай кереп булачак

23 февральдә Заманча сәнгать галереясында шәһәрлеләр «Михаил Девятаев батырлыгы канатлары» дигән күргәзмәгә бушлай керә алачак. Чара мәңгелек дан һәм истәлеккә лаек булган очучыга, Бөек Ватан сугышы герое Михаил Девятаевка, шулай ук аның гаиләсенә багышлана.

Күргәзмәгә килүчеләр Девятаевларның  фотоларын, документларын, рәсем сәнгате һәм скульптура әсәрләрен, гаиләнең шәхси әйберләрен күрә алачак. 

Экспозиция Михаил Девятаевның тормыш юлының төп этапларын үз эченә ала: аның балачагы һәм яшьлек еллары, Бөек Ватан сугышы еллары һәм тыныч сугыштан соңгы вакыт. Күргәзмәдә төп игътибар очучы гаиләсенә бирелә.

Фото: ГМИИ РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ