Логотип Магариф уку
Цитата:

Мальдив утраулары

Мальдив утраулары дип авыз ачуга күпләр «аһ» итә. Череп баеган кешеләр генә ял итә торган бер җәннәт почмагы дип күз алдына китерәләр. Чыннан да, шулкадәр искитмәле урын микәнни соң дип, ишле гаиләмне ияртеп, мин дә юлга кузгалдым.

Күңелсездер...

Моңарчы байтак сәяхәт итсәм дә, Мальдив утрауларына бер дә кызыкканым булмады. Күңелсездер, бер кечкенә утрауда атна буе нишләп ятарга кирәк, дип кул гына селки идем. Ләкин «Иң яхшы ял кайда? Быел кая барыйм икән?» – дип сорагач, тәҗрибәле турагентлар бертавыштан Мальдив утрауларын киңәш итте. «Җәй көне Мальдивта яңгырлырак вакыт санала, шуңа күрә күп отельләрдә акция була – 12 яшькәчә ике баланы бушлай ял иттерәләр», – дип тә өстәделәр. Әһә, ике балама бушлай, өченчесенә ике яшь тулмаган – анысы да әлегә бөтен җирдә бушлай йөри. Шулай итеп, өч балага юл өчен 100 мең сум чамасы гына түләргә туры килде. Ирем белән икебезгә 400 меңгә якын акча чыкты – моңа биш йолдызлы кунакханәдә бер атна яшәү, көнгә өч тапкыр ашау-эчү, самолётка билет бәяләре, медицина страховкасы, аэропорттан трансфер кергән. Чагыштыру өчен, безнең ишле гаиләгә Төркия яки Мисырның яхшырак саналган кунакханәсе дә бүгенге көндә шул чама йөри.

Иң кечкенә башкала

Бу сәяхәттә иң куркытканы – юл. Безгә сигез, биш, бер яшьлек өч бала белән башта поездда 12 сәгать Мәскәүгә, аннан Мәскәүдән 5 сәгать Дубайга, Дубайдан 4 сәгать Мале аэропортына очарга кирәк иде.

Мале – Мальдив Республикасының башкаласы. Башкала исемен йөртсә дә, мәйданы нибары 5,8 квадрат чакрым. Дөньядагы иң кечкенә башкала. Ә үзендә 143 мең кеше яши, монысы якынча Әлмәт шәһәре кадәр, ничек шул кечкенә Малега сыйганнар диген? Мале үзе туризм өчен искитәрлек урын түгел. Биредә хәерчелек хөкем сөрә, карарлык купшы урыннары юк. Халык мөселман динендә – ачык купальникларда су коену рөхсәт ителми. Шуңа күрә халык Маленың үзенә кереп тә тормый, ә кечкенә утрауларда ял итә. Утраулар меңнән артык, шуның 200 гә якынында тормыш итәләр. Әлеге меңләгән утрау 26 атоллга берләштерелгән. Атоллны икенче төрле әйләнә формасындагы коралл утравы дип аңлаталар. Безнеңчә губерналарга бүленү дип чагыштырыйкмы инде... Утраулар тирәсендәге әлеге зәңгәрсу әйләнә самолёттан яхшы күренә. Аның матурлыгын әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел! Куе зәңгәр Һинд океаны эчендә зәңгәрсу-яшькелт төстәге әйләнәләр, аның эчендә ямь-яшел утраулар кала. Мондый матурлык дөньяның башка почмагында юктыр...

Акула белән йөзү

Гадәти курортларда кеше ял итү өчен үзенә ошаган шәһәрне сайласа, монда күңелеңә хуш килгән утрауны табарга кирәк. Бер утрауда – бер кунакханә. Аның кайберләре бик кечкенә, урап чыгу өчен биш минут вакыт җитә. Безгә күңелсез булмасын дип, Мальдивтагы иң зур утрауны – Көньяк Ари атоллындагы Налагурайдуны, «Вилла Парк» дигән отельне сайларга булдык. Ул буйга – 1600, киңлеккә 400 метр. Дөресен генә әйткәндә, аны сайлап тагын бер кат тәвәккәлләдек. Чөнки бу утрауга Мале шәһәреннән тагын ярты сәгатьләп очасы һәм 20 минутлап катерда җилдерәсе.

Ләкин башкаладан ераграк утрауга баруның үз плюслары да бар – биредә су асты дөньясы искиткеч матур була икән, өеңдәге аквариум бер читтә торсын. Зур-зур ташбакалар белән уйный-уйный йөзү, көтүе белән ашарга килгән скатларны күзәтү дисеңме... Ә фирүзә төсендәге океанны беренче тапкыр күргәч, гомумән, телсез каласың!  

Аннан, беренче вакытта шүрләтә торган бер күренеш булды – биредә яр буенда акулалар йөзә. Суга керүем генә булды – янымнан берәр метр озынлыктагы акула йөзеп китте. Бу акуланың кешегә тими торган төре – риф акуласы икән. Дөрестерме, юкмы, сынап карамадым, әмма өстенә сикерсәң дә сиңа тими, имеш. Әлеге акулаларны шулкадәр бирегә ияләштереп бетергәннәр, һәр кич аларга ресторан янында кисмәк-кисмәк пешкән балык ашаталар. Ул вакытта суда мыжлап торган акулаларны карарга берничә дистә кеше җыела, бу күренеш чын тамашага әйләнә.

Кунакчыллык

Халыкны күпләп ресторанда ашаганда һәм кичке тамашалар вакытында гына күрергә мөмкин. Башка вакытта кеше кешене күрми, комлыкларда да ялгыз ятасың. Пальма башларында сайраган матур кошларның, оча торган төлкенең (ярканатка охшаган кош) тавышы якын-тирәңдә яңгырап тора. Моның сәбәбе:  виллалар утрау тирәли таралып урнашкан, һәр кеше үз йорты каршында су коена, кызынып ята. Шуңа күрә Мальдив утрауларын ыгы-зыгыдан, шәһәр шау-шуыннан туйган, ялгыз ятуга сусаган кешеләр үз итә. Монда күз-колаклар чын мәгънәсендә ял итә. Мальдивны оҗмах утравы дип атаулары белән килештем.

Ләкин җирле халыкның кунакчыллыгы юк икән, игътибар итсәгез, әллә нинди матур җирләргә дә туристлар тартылмый. Андый төбәкләр үсеп китә алмый, мисаллар шактый. Кунакчыллык буенча төрекләрне күреп шаккатабыз. Мальдив халкының да сере шул кунакчыллыгында да дип кайттым. Утрау урамыннан велосипедта узып киткәндә дә бу кешеләр, кулларын йөрәк турына куеп, баш иеп, елмаеп, һәр турист белән аерым исәнләшә. Балаңны да онытмый – инглиз телендә аннан хәлләрен сорап куя. Монда кәефсез, ачулы, ярсулы кешене мәңге күрмисең. Алар яңгырда да «иртәгә кояш чыгачак» дип ышандыра, ерак юлда да «15–20 минуттан барып җитәбез» дип күңелне юата. Хәтта аэропортларында, самолётларында да талгын көй генә уйнап тора.

«Иң күбе Россиядән киләләр»

– Мальдив утрауларына бөтен кеше онытылып ял итәргә килә. Монда беркем бернигә борчылмый, ашыкмый. Шундый ял мохитендә яшәп, үзебез дә тыныч кешеләргә әйләнеп беткәнбездер, шуңа гел елмаеп торабыздыр, – дип, моның сәбәбен аңлатты Зәки исемле рәссам, утраудагы кибет хуҗасы.

– Сез кайда яшисез? Гаиләгез бармы?

– Бирегә иң якын утрау – Фенфушида торабыз. Көн саен теплоход белән эшкә йөрибез, хатыным да минем янда эшли. Бу кибеттә үзем рәсем төшергән сувенирларны сатам. Улыма – 15, ул мәктәптә укый. Кызыма 19 яшь, ул Мале университетында укый, укытучы булырга әзерләнә. Көньяк Азия илләре арасында бездә белем бирү системасы көчле санала, чит илләрдән – Бангладеш, Әфганстан, Непал, Шри-Ланкадан килеп белем алучылар шактый.

– Мальдив утрауларында күбрәк кайсы илләр ял итә?

– Кайсы гына утрауны алсак та, иң күп килүчеләр – руслар. Алардан кала итальяннар, инглизләр, кытайлар, һиндләр күп. Ләкин Мальдив утрауларын Россия халкы кадәр нык яратучылар башка юк, Казаннан килүчеләр дә күп...

– Бу утрауда ничә кеше хезмәт куя?

– Меңләп. Хезмәткәрләр генә яши торган аерым бер урам бар. Кайберәүләр гаиләсе белән шунда яши, кемдер башка утраулардан теплоходта эшкә йөри. Бездәге төп транспорт чаралары – паруслы һәм моторлы көймә, гидросамолёт һәм катерлар.  

– Хезмәт хаклары ничек?

– Уртача хезмәт хакы – 250–350 доллар (22–31 мең сум). Төп керем чыганаклары – туризм һәм балыкчылык. Курортларда бераз яхшырак алалар – 450 доллар (40 мең тирәсе), моннан тыш, чәйлекләр эшләү мөмкинлеге дә бар. Шуңа күрә отельләрдә хезмәткәрләр туристка ярарга нык тырыша, – диде Зәки.

Бәяләр

Җирле халыкның хезмәт хаклары зур булмаса да, биредә туристлар өчен куелган бәяләр башка төрле. Американыкы белән бер. Мәсәлән, кечкенә «Кола» банкасы 6 доллар тора – 540 сум. Магнит ише вак-төяк сувенирлар 5–7 доллар. Күрше утрауга ике сәгатьлек экскурсия – 6 мең сум, сәгать ярымлык массаж – 20 мең, океанга чыгып балык тоту – 60 мең. Башка курортлардан аермалы буларак, биредә экскурсиягә барганда да, кибеттән әйбер алганда да акча түлисе юк. Бөтен чыгымнарыңны бер генә тапкыр – кайтып киткәндә генә түлисең. Ул яктан уңайлы, кесәдә гел акча йөртәсе юк.

Ә иркенләп ял итүчеләрнең чыгымнары шактый буладыр. Акчалы кешеләр өчен ни генә уйланылмаган! Су эчендә үк төзелгән виллаларда яшәп, иртән ишектән чыгуга океанга сикерү, мәсәлән. Океан асты дөньясын күзәтү өчен су асты көймәсе ялларга да була. Хәтта океан астында ресторан да төзеп куйганнар – ничек гаҗәпләнмисең! Ул матурлык чыннан да йөрәкне яулый, башкача булуы мөмкин түгел икән.

 

«ГМ»-инфо

  • Мальдив Республикасы территориясенең 99 проценты суда урнашкан.
  • Биредә барлыгы 400 меңләп кеше яши.
  • Туристлар саны елына бер миллионнан артып китә.

 

Бу  кызык!

Мальдив утраулары үзенең аксыл, вак комы белән дә мактана ала. Әлеге ком вакланган кораллардан барлыкка килгән, шуңа эсседә аякны пешерми. Мальдив комын алып кайтырга ярамый, бу хәтта аларның законында язылган.  

 

Тарих

Мальдивта халык якынча 2000 ел элек яши башлаган. Беренче кешеләр бирегә Шри-Ланка һәм Көньяк Һиндстан якларыннан күченгән дип санала. Бу җирләр 1887 елдан инглизләрнең колониясе булып торган, 1965 елдан – мөстәкыйль республика.

 

Су дөньясы

Мальдив тирәсендәге океанда 1100 төрле балык, 5 төрле ташбака, 21 төрле кит, 187 төрле коралл, 145 төрле краб, 48 төрле креветка бар.

 

Фараз

Климат үзгәреп, океан күтәрелү нәтиҗәсендә, 2100 елларда Мальдив утраулары су астында калырга мөмкин дигән фараз бар.

Лилия Заһидуллина, автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ