Казанда урам спорт төрләре буенча ярышлар узачак
28 июньдә «Урам» экстрим-паркында экстремаль спорт төрләре – воркаут фристайл, паркур, роликлар һәм квадлар буенча ярышлар узачак.
Ярышларны танылган спортчылар хөкем итәчәк. Алар арасында – роликлар буенча Россиянең иң титуллы райдерларының берсе Егор Логинов, паркур буенча күпсанлы ярышларда җиңүче Семен Черепко, Россия воркаутына нигез салучыларның һәм идеологларның берсе Михаил Баратов, шулай ук экстрим-шоу куючы һәм квадлар буенча фристайл дисциплиналары хөкемдары Екатерина Бахирева.
Ярышларда катнашу өчен сылтамалар буенча воркаут, паркур, роликлар һәм квадлар (стритболдан тыш) буенча 27 июньдә 12:00 гә кадәр алдан теркәлү узарга кирәк.
Чара көнендә теркәлү 10:00 сәгатьтә башлана.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар