Казанда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур кичә узачак
Сагынып искә аласымны беләм Кыңгыраулы мәктәп елларын. Алда нинди язмыш көтсә дә мин, Шул елларны ахры уйлармын. (Мохтәр Минһаҗев көе, Зөлфия Минһаҗева сүзләре)
24 май Татнефть Аренада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур кичә узачак, дип хәбәр итә Казан Мэриясе.
Биредә шәһәр иҗат төркемнәре һәм бәйрәмнең хедлайнерлары – диджей Bubblegum, Паша Руденко һәм Family төркеме чыгыш ясаячак.
Әле ул гына да түгел: боз сарае холлында югары уку йортларының ачык ишекләре көне узачак. Биредә белем бирү программалары белән танышып булачак.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар