Казанда «Алмаш» гаилә җыены уза
2 июнь көнне «Московский» мәдәният үзәгендә «Алмаш» гаилә җыены узачак. Әлеге чара Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрелә, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыен төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган аудиториягә татар телендә кызыклы активлыклар әзерли. Әти-әниләр өчен филология фәннәре докторы, профессор, полиглот Алексей Арзамазовтан «Туган телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип исемләнгән лекция, нейропсихолог белән балалар сәләтен ачуга багышланган очрашу, экспертлар катнашында «Татар баласын тәрбияләүдә ата кешенең роле» темасына дискуссия, ә балалар өчен микробиология, ракета төзү, кул эшләнмәләре ясау буенча остаханәләр, «Апуш» театр студиясеннән актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча тренинглар һ.б. оештырылачак.
Чара дәвамында татар проектларына багышланган күргәзмә эшләячәк, татар китаплары, уенчыклары сатып алу мөмкинлеге булачак, шулай ук «Әминә» дип аталган анимацияле роликлар һәм әлеге проектның сайты тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» биюләре белән тәмамланачак.
«Алмаш» гаилә җыены 15.00 дән алып 19.00 кадәр дәвам итәчәк. Программасы белән ВКонтактедагы @mill.kzn.ru төркемендә танышырга мөмкин. Шунда ук аерым остаханәләргә регистрация дә узып булачак.
Комментарийлар