Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Акыллы уеннар» өстәл уеннары буенча өченче республикакүләм чемпионат узачак

16 май көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Акыл уеннар» өстәл уеннары буенча өченче республикакүләм чемпионат узачак.

«Акыллы уеннар» –  традицион өстәл уеннарын һәм заманча EdTech-технологияләрне берләштергән белем бирү программасы. Асылы –  уен аша туган телне өйрәтү. Ул  Россия балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләре өчен әзерләнгән проект. Проект өстәл уеннарын, дәресләрнең әзер сценарийларын, мобиль кушымталы прогрессны бәяләү системасын һәм турнирлар үткәрү методикасын үз эченә ала.
Финалда Татарстанның төрле районнарыннан сайлап алу турнирында җиңгән 350 катнашучы очрашачак.

Чарада катнашачаклар: 
 –  Әхмәтов М. Г. - ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы
 – Һадиуллин И. Г. - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры
 – Насыйрова А. М. – «Бала-Сити» АКБО нигез салучысы һәм җитәкчесе.

Быел «Акыл уеннары» фестивале шулай ук Габдулла Тукай юбилеена багышлана. Интеллектуаль чараның кайбер белем бирү программасы шагыйрь  иҗатын чагылдыра.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ