Каюм Насыйри юбилее дәвам итә
Төрки дөнья мирасын алга сөргән шәхесләребез шактый. Алар арасында галим-энциклопедист, педагог Каюм Насыйри. Быел аның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар бихисап булды. Шул исәптән 10-11 декабрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында үткән ел вакыйгаларының берсе — Халыкара фәнни-гамәли конференция.
Конференцияне кысаларында пленар утырыш узды.Махсус чакырылган кунаклар исемлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - ТР буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповшулай ук Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков булды.
Институт директоры, Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов әйтүенчә, Каюм Насыйри күтәргән проблемалар бүген дә актуаль. «Бу тәрбия, грамоталылык, телләр өйрәнү мәсьәләләре. Ул, беренче чиратта, туган телеңне өйрәнергә кирәк, әмма ана теленнән тыш, башкаларны да үзләштерү мөһим дигән фикер калдырган. Турыдан – туры татар, рус телләрен укыту белән шөгыльләнгән, шул исәптән татарлар өчен дә. Ул шулай укрусларны да татар теленә өйрәткән. Ул бик прогрессив кеше иде».
Иң әһәмиятлесен ассызыклап китсәк, әлеге гыйльми тантана үзәгендә Татарстан Республикасыннан тыш Үзбәкистан, Казахстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар кайный. Катнашучылар рәтендә студентлар, магистрантлар һәм галимнәр дә урын ала. Алар шәхси докладларында бөек мәгърифәтченең төрле өлкәләрдә эшчәнлеген яктырталар. Бу чыгышлар алдагы буын өчен Каюм Насыйри иҗатын үстерүгә нигез булып тора. Аның фигурасы төрки милләтләр даирәсендә зур казаныш алган һәм киләчәктә дә игътибарга лаек була.
Алинә Фәхретдинова
Автор фотолары





Комментарийлар