“Туфан самавыры”нда “Татар шигърияте антологиясе” турында
Бүген “Туфан самавыры”ның кунагы Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина булды.
Кунак белән яңа дөнья күргән “Татар шигърияте антологиясе” турында сөйләшү булды. Антологияне төзүче галим безгә яңа хезмәтнең бүгенге көндәге актуальлеге турында сөйләде.
Антологиянең беренче бүлеге гомумтөрки дәвердән алып, XX гасыр башы – 1917 елгы кадәрге вакытны үз эченә алган. Биредә 50 шагыйрьнең иҗаты тәкъдим ителгән. Әсәрләр шагыйрьләрнең туу вакыты белән бәйле тәкъдим ителә. Антологиянең икенче томы инде басылган, өченче томы да якын арада тәкъдим ителәчәк. Киләчәктә рус телендәге басмасы да нәшир ителәчәк.
- Исегезгә төшереп узабыз, беренче антология 1956 елда төзелә, аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзи. 1992 елда ике томлык татар шигърияте антологиясе тәкъдим ителә, аның төзүчесе Гәрәй Рәхим була. Дәвамчанлык булсын дип, әлеге антологияләрнең табышлары һәм безгә кадәр эшләнгән хезмәтләр исәпкә алынды. Аерым шагыйрьләрнең әлеге антологияләргә кергән шигырьләрен өченче антологиядә дә куллану мөмкин дип табылды. Шулай ук, китапта моңа кадәр билгеле, ләкин аерым бер моментларда хаталы булган текстларга бик күп төзәтүләр кертелде, ди Ләйсән Надыршина. Әңгәмәнең видео варианты https://vk.com/wall224448268_18373
Автор фотолары





Комментарийлар