Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь педагогларга 90 мең сум

Татарстанда яшь укытучыларга ярдәм итү өчен ел саен бирелә торган «Безнең яңа укытучыбыз» программасы расланды.

Татарстанда яшь укытучыларга ярдәм итү өчен ел саен бирелә торган «Безнең яңа укытучыбыз» программасы расланды.

Әлеге чара кысаларында ел саен якынча 100 кеше финанс ярдәме алачак. Гомуми сумма 90 мең сумны тәшкил итә, ул ике этапта түләнәчәк: башта 40 мең сум, аннары – 50 мең сум.

Ярдәм конкурс нигезендә күрсәтелә. Анда профильле юнәлеш буенча югары яки урта һөнәри белемгә ия булган укытучылар, шулай ук укыта торган фәненә туры килгән өстәмә һөнәри әзерлеге булган белгечләр катнаша ала. Катнашучыларга берничә шарт куела: алар Россия гражданнары булырга, Татарстанда яшәргә, 35 яшьтән өлкән булмаска, педагогик стажы 5 елдан артмаска һәм төп эш урынында укытучы вазифасын башкарырга тиеш.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ