Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь эзеннән сузылган рухи күпер

Татарстанның Милли музеенда әдәбият сөючеләрне, сәнгатькә битараф булмаган тамашачыны үзенә җәлеп иткән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. «Тукай эзләре буенча» дип исемләнгән әлеге проект бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан тәкъдим ителә. Проект шагырьнең рухи дөньясын бүгенге күзлектән яңача аңларга чакыра.

Күргәзмә – бер генә юнәлешкә корылган экспозиция түгел, ә төрле чорларны, төрле сәнгать карашларын берләштергән киң колачлы иҗади мәйдан. Биредә шагыйрьнең тормыш юлына мөрәҗәгать иткән рәссамнарның эшләре үзәк урынны били. Соңгы елларда гамәлгә ашырылган «Тукай эзләреннән» халыкара арт-пленэр проекты да шушы экспозициянең нигезенә әверелгән. Проектның кураторы - сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова. Биш ел дәвамында барган иҗади сәфәрләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән әсәрләр – рәсемнәр, график эшләр, арт-объектлар һәм видеоматериаллар – Тукай шәхесен төрле яклап ачарга омтыла.

Экспозициянең тарихи өлеше исә тамашачыны шагыйрь яшәгән чор мохитенә алып кайта. Милли музей фондларыннан алынган сирәк экспонатлар, шул исәптән шәхси коллекцияләр, фотосурәтләр һәм открыткалар, Тукай һәм аның замандашларының тормыш юлын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Газета-журнал битләре аша исә шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге, җәмгыять белән тыгыз бәйләнеше ачыграк күренә.

Күргәзмәнең аерым кыйммәте – географиясендә. Проектта катнашучылар төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән җыелган. Бу исә Тукай мирасының бер генә урын белән чикләнмәвен, аның киң мәдәни киңлектә яшәвен раслый. Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы, Балтач, Троицк, Чиләбе, Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Уральскны үз эченә ала.
Проектта катнашучылар арасында Анатолий Крылов, Ирина Антонова, Елена Ермолина, Хәмзә Шәрипов, Галина Анютина, Әлфия Ильясова, Салават Гыйләҗетдинов, Равил Заһидуллин, Рият Мөхәммәтдинов, Виктор Анютин, Сәгыйдә Сираҗиева, Дилә Барышева, Сергей Царев, Рәмзия Зиннәтова, Нурбәк Жардемов һәм башкалар бар. Олуг юбилейга багышланган күргәзмә 30 июньгә кадәр эшлиячәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ