Логотип Магариф уку
Цитата:

«Изге Болгар җыены» «КазанФорум-2026» программасы

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак. Ул Казанда 12-17 май көннәрендә узачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән, дип хәбәр итә  ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Җыенда Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашачак.

Бәйрәм 09:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында концерт белән башлана, 10:45 сәгатьтә төп сәхнәдә пролог күрсәтеләчәк, 11:00 сәгатьтә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены»ның рәсми ачылышы булачак. 12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы укылачак. 12:30 да төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт башлана. 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кунаклар милли көрәш ярышларын карый алачак.

Көн дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр эшләячәк.

Болгар цивилизациясе музеена килүчеләр «Нәфислек коллекциясе», «Рәсем сәнгате симфониясе», 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы күкрәк тамгалары куелган «Җиңү бүләкләре» экспозицияләрен, шулай ук «Каллиграфия сәнгате» шамаиль күргәзмәсен күрә алачак. Шулай ук 09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Болгар цивилизациясе музееның беренче катында «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда килүчеләргә урта гасыр карасының ничек ясалганын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясе нигезләре белән таныштырачаклар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ