Кадрия Низамиева: « Син Мөгаллим олы хәрефтән!»
Укытучылар көне белән кадерле әнием, үземне дә, минем өч бертуганымны да укыткан, бик күп буынга математика серләрен ачкан гаҗәеп тәҗрибәле, белемле, олпат укытучы Сафиуллина Сания Хәмидулла кызын шигъри юллар белән тәбрик итәм! Мин үзем дә, әнием эзеннән китеп, мәктәптә укытучы булып эшлим. Әниебез Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбендә 43 ел математика фәнен укытып, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Кызганычка, гомер буе язу-сызу эшләре белән мәшгуль булуынамы, әниемнең күзләре бик начар күрә. Әлеге котлавым аңа зур бәйрәм сәламе булсын иде!
Олуг мөгәллимнәр бәйрәме ул –
Укытучылар көне!
Мин бу көндә чын күңелдән
Тәбриклим әниемне!
Ул гомерен, яшәешен
Мәктәп белән бәйләгән.
43 ел балаларга
Тырышып белем биргән.
Һөнәренә тугры калып,
Саулыгын аямыйча,
Ялсыз, йокысыз эшләгән,
Хезмәтен санамыйча.
Күпме тырышлык, көч куеп,
Балаларга белем эстәгән.
Җылы сүзе, назлы караш белән
Күңел нурын хәтта өләшкән.
Күпме егет-кызлар баш ияләр,
Әни, синең хезмәт алдында.
Ир уртасы, ханым булсалар да,
Син мөгаллим алар каршында.
Рәхмәтлеләр синең укучылар,
Рәхәтләнеп җирдә яшиләр.
Белемлеләр меңне ега бит ул,
Белем белән алар көчлеләр.
Без үзебез – газиз дүрт балаң да
Син укыткан укучылар булдык.
Синең үрнәк белән тормыш буйлап
Гадел, ихлас, тырыш юл ярдык.
Әни, бәгырем, рәхмәт барысы өчен,
Син Мөгаллим олы хәрефтән!
Мәктәп кенә түгел, тормышның да
Уктучысы булдың син күптән!
Сәламәт бул, синең үрнәк, әни,
Үзең белән атлый гел алга!
Горурлык та безнең, таяныч та,
Шатлыгыбыз син бу тормышта!
Кадрия Низамиева
Комментарийлар