Юл күрсәтүче якты маяк!
Мин Мамадыш районы Зур Өске авылыннан. 1997нче елның 1нче сентябрендә авылыбыздагы башлангыч мәктәпкә 1нче сыйныфка укырга кердем. Ул көн никтер хәтердә сакланмаган. Ә мәктәп бинасы истә. Биек тупсалы, шыгырдап ачылучы авыр ишекле, идәннәре калын-калын ярыклы, иске генә бер катлы агач йорт иде ул. Бер зур бүлмәдә 3 сыйныф һәм әлеге 3 сыйныфка бер укытучы. Бүлмә уртасында түгәрәк тимер мич. Без килгәндә һәрчак ягылган була иде. Мич артында зур агач өстәл, анда төшке аш ашый идек. Пешекченең кызыл пакетлы, зур түгәрәк сырны телем-телем кисеп безгә таратканы әле дә истә. 2нче сыйныфта укыганда бу агач мәктәп янды. 3нче класска яңа төзелгән белем йортына бардык.
Ә үзем укучы буларак чәчрәп торганнардан булмадым. Артык оялчан, артык тыйнак, башкалар кыерсытканда үземне яклап ике сүз бәйләп тә әйтә алмый идем. Уку буенча да әллә ни өметләр багларлык түгел иде. Ләкин бер мизгелдә бар да үзгәрде. Без 4нче сыйныфны сикереп үтеп, 5нчегә күрше авылга, Көмеш-Күл урта мәктәбенә укырга килдек. Әлеге мәктәп миңа зур бер дөнья кебек тоелды. Һәр сыйныфның үз бүлмәсе, класс җитәкчесе бар, дәресләр төрле кабинетларда үтә, һәр фәннең аерым укытучысы. Күңелемә иң хуш килгәне татар теле һәм әдәбияты дәресләре булды. Укытучыбыз Зөлфирә Саматова беренче дәрестә үк безгә иҗади язма алып килергә кушты. (Нинди хәйләкәр алым! Кемнең нәрсәгә талантлы булуын тиз генә ачыклау чарасын тапкан бит!) Мәктәптә “яшьхәбәрчеләр” түгәрәге барлыгын, укучыларның төрле матбугат чараларында басылган язмаларыннан торган албомнарын күрсәтеп, “сез дә шигырь, хикәя, мәкаләләр яза аласыз, сезнең эшләр дә шушы альбомнарда урын алыр”, дип канатландырып җибәрде. Гомумән, һәр укучысы белән күңел биреп, ихластан эшләүче чын мөгаллим ул. Татар теленең бар матурлыгына, камиллегенә төшендерүче, укучыларга әдәбиятыбызның байлыгын, мирасын ачучы да.
Һәм мин шул “канатлар” үскән бала идем. Шәхесне төрле яклап ачу яклы иде укытучым. Район күләмендә үткәрелгән нәфис сүз бәйгесендә тәүге тапкыр катнашып беренче урын алуым тормышымны бөтенләй үзгәртте. Укудан тыш, актив иҗади тормыш башланды. Бер-бер артлы конкурслар, укытучымның үҗәтлегенә әле дә сокланам. Ул бәйгеләр соң башлана, соң бетә, шунда да машина табып йөртеп алып кайта иде, ире Рафис абыйга да рәхмәт!
Бер үк вакытта мәкаләләр, хикәяләр, шигырьләрем район, республика басмаларында чыгып торды. Арган чакларым да була иде. Хәтта тәнәфес вакытларында Зөлфирә апа белән коридорда күрешмәс өчен сыйныфтан да чыкмый идем. Мәкаләгә заказ бирелгән, ә мин әле язмаган, оят бит. Тырышлык нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Районнан “Алтын каләм” фестиваленең республика турынатәкъдим ителеп, ике ел рәттән Борис Полевойтеплоходында сәяхәт итеп, үз фикердәшләрем беләнаралашу бәхетенә ирештем. 11нче сыйныфта укыганда татар теле һәм әдәбиятыннан райондаберенче урыннар алып республика турына чыктым. Укытучыдан да күпме тырышлык, хезмәт сорый битболар, дәрестән соң калып шөгыльләнүләр, иң сирәк китаплар, мәгълүматларны табып, әзерләп бирү дисеңме. Уйласаң, искитәрлек! Югары уку йортына да мин имтихан биреп түгел, ә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпида эшендә җиңеп кердем. Районда татар теленнән БДИ биреп 5 ле алган ике кешенең берсе мин идем! Укытучым алдында башымны иеп рәхмәт әйтәм! Зөлфирә Рифхәт кызы мине зур тормышка әзерләде, булачак һөнәремә юл ярды, төпле белем бирде. Татар теленең кухня теле генә булмавын, әлеге тел белән дөнья гизеп, хезмәт итеп булганын тагын бер кат укучысы аша дәлилләде. Татар халкын, аның бай әдәби мирасын яраттырды. Бүген Татарстаныбызда яшәп, татарча сөйләшеп, татар телевидениясендә эшләвем белән чиксез бәхетлемен. Кем белә, юлымда Саматова Зөлфирә Рифхәт кызы кебек шәхес, мөгаллим очрамаса, бүгенгем башка төрле, тонык та булырга мөмкин иде.
Укытучы булып туалар диләр бит, бу сүзләр турыдан-туры Зөлфирә Рифхәт кызы турында. Ике дистәдән артык укучысы бүген аның юлын сайлап, татар теле белгечләре һөнәрен үзләштереп, матур гына хезмәт итәләр. Үзе әле хәзер дә татар теле, әдәбияты сагында. Туган телебезнең язмышы, киләчәге өчен борчылып, шул ук вакытта авырлыкларга бирешми алга атлый ул. Әледән-әле укучылары белән төрле-төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаша, җиңүләргә ирешә. Алдагы көннәрдә дә бетмәс-төкәнмәс көч, тырыш укучылар, зурдан-зур уңышлар телим аңа! Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын!
Зур хөрмәт белән укучың Гөлия Садыйкова.
PS Шулай ук укытучыларым Галимханов Таһир Әхмәдулла улы, Кашапова Дания Таһир кызын да зур һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Сиздермичә ярдәм иткәнсез – Сез иң күркәм кеше икәнсез!
Гөлия Садыйкова
Комментарийлар