Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары уку йортлары олимпиадаларда җиңүчеләрне, бюджет урыннары җитмәгән очракта, үз хисабына кабул итәчәк

Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары мәктәп олимпиадаларында җиңүче һәм призерларны, бюджет урыннары җитмәгән очракта, үз хисабына кабул итәчәк. Бу хакта РИА НОВОСТИ хәбәр итә.

Олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерларның дүрт ел гамәлдәге дипломнары Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукын бирә.

РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сүзләренчә, олимпиадада катнашучылар өчен урыннар җитмәү, беренче чиратта, Мәскәү шәһәрендә урнашкан 7–10 Россия университетының зур абруе белән аңлатыла. Әмма ул барлык юнәлешләргә дә кагылмый, ә урыннар саны олимпиадачылар санына караганда азрак булган кайбер аеруча ихтыяҗлы юнәлешләргә генә кагыла.

Фото: РИА НОВОСТИ сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ