Икенче укытучым!
һәркем үзенең беренче укытучысын хәтерли. Ә мин ни өчендер хәтерләмим. Җәй көннәрендә чебиләр үскәч оясын юып шунда уйный идек, без баскан килеш тә сыярлык оя иде ул. Август ае күрше кызы Зөлфия белән мәктәпкә барырга җыенабыз, шул ояда сикереп башны бәрә- бәрә сөенәбез, имеш мәктәпкә барабыз. Абыйларыбыз күреп алдылар моны, и көлделәр инде рәхәтләнеп. Укый башлагач күрербез әле ничек сөенгәнегезне дип, кул селтәп киттеләр.
1 сентябрьдә кулга чәчәкләр тотып Актанышның икенче санлы мәктәбенә укырга кердем .Мин беләм беренче укытучымны, ләкин хәтеремдә аның белән бәйле бер хәтирә дә калмаган, кызганычка каршы. Ул-Дания Гыйлемовна. Без беренче классны бетергәч, бәби ялына китте. Икенче сыйныфтан безне икенче укытучыбыз Хазиева Рәмилә Әдип кызы-минем бакчадагы тәрбиячем алды. Башлангычны бетергәч, ул безнең математика укытучысы һәм класс җитәчесе булып 9 сыйныфка чаклы алып барды. Кемнәрдер аның белән 11сыйныфка чаклы булдылар. Күңелемдә иң җылы хәтирәләр аның белән бәйле. Безне укыта башлаганда ул яшь чибәр, бераз усал дип тә әйтимме укытучы булып истә калган. Ул хәзердә бер дә үзгәрми, шулай матур килеш. Безнең класс шуграк инде, күпчелек сыйныф сәгате тәртип аңлатып үтә иде, кайберләрендә ул безгә тәрбияви хикәяләр укып,сөйләшеп утыра идек. Шул көннәрнең җылысын бүген дә хәтерлим. Бер юлы безгә 8 март белән 23 февраль хөрмәтенә туңдырма ашатты. И гомеремдә дә шундый тәмле туңдырма ашаганым юк,бүгенгедәй хәтерлим шул көнне. Үзе орчык кадәр генә булса да безнең классны канаты астында җыеп барлап тотты.
Шундый чын мәгънәсендә олы йөрәкле укытучыда укуыма бик шатмын. Ул класстан тыш чаралар,спектакльләр куюыбыз, якты истәлек булып, хәтеремдә саклана.
Урамда күрешсәк хәлләрне сораша,үзенекен сөйли,мәктәпне,укучыларын сөйли. Күрешкәч күңелләр күтәрелеп китә инде. Чын укытучылар шундый буладыр инде,үз балаларыннан да бигрәк укучыларын яраталар,"минекеләр" диләр. Рәмилә Әдип кызы 2020 елда Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Эшен яратып башкара,хөрмәткә лаеклы укытучы ул. Без аның укучылары аның белән горурланабыз. Аңа алдагы тормышында ныклы сәламәтлек,күңел тынычлыгы,матур бай тормыш,гаилә бәхете, балалар-оныклар куанычы телибез,эшеннән ямь табып озак еллар укучыларга белем биреп, озын гомер кичерсен иде. Без сезнең укучыларыгыз Сезне бик яратабыз,хөрмәт итәбез.
Укытучыларыбыз салган белемнәр,күңелләребезне җылытып,акылларыбызны сафландырып тора. Барлык укытучыларым да олы мөхтәрәм, укымышлы кешеләр,язучылар,профессорлар. Укытучыларым бик яхшы булды Аллаһыга шөкер. Аларның һәммәсенә ныклы сәламәтлек,куңел тынычлыгы,бәхетле гомер телим. Кеше тормышына ныклы йогынты ясаган иң эчкерсез,акыллы,мәрхәмәтле кешеләр бит сез. Олы рәхмәт сезгә каделеләрем. Үземнең һәрбер укытучым белән горурланам. Сез иң яхшылары.
Шулай ук минем балаларыма белем- тәрбия биргән мөгалимнәргә дә зур рәхмәт!
Барлык укытучыларны да Укытучылар көне бн котлыйм. Авыр эшегездә зур уңышлар, имин , бай тормыш, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телим!
Алсу Саниева-Хузина.
Комментарийлар