«Идел буе халыклары әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар мәсьәләләре» темасына багышланган конференция үтәчәк
2025 елның 22-24 октябрь көннәрендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Идел буе халыклары әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар мәсьәләләре» дигән конференция үткәрелә.
Конференциядә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Мари-Элреспубликаларыннан килгән әдәбият галимнәребелән бергә Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан һ.б. илләрдән килгән галимнәр дә катнашыр дип көтелә. Шуңа да конференция әлеге төбәктә яшәүче халыкларның әдәбиятларын өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәрне берләштерә торган фәнни мәйданчык буларак күзаллана.
Конференция Идел буенда яшәүче төрки һәм фин-угор телле халыклар әдәбиятларының үсеш-үзгәреш перспетиваларын ачыклауга, татар, рус, башкорт, удмурт, чуваш, мари, мордва халыклары әдәбиятларының проблемаларын өйрәнүгәбагышлана. Күренекле галимнәр белән беррәттән аспирантлар, магистратура һәм бакалавриатта белем алучы студентлар да чыгыш ясаячак.
Катнашучылар арасында мәктәп укытучыларының да күп булуы хәзерге шартларда мәктәптә милли әдәбият укытудагы проблемаларны ачыкларга ярдәм итә. Конференция кысаларында республикабызның туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен методик семинар үткәреләчәк. Аның кысаларында 2026 елгы татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга әзерлек юнәлешләре, дәүләт йомгаклау аттестациясе, бердәм республика имтиханының 2026 елга үзгәрешләре хакында сөйләшү оештырылачак. Шулай ук республикабызның танылган туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар үткәрүе дә планлаштырыла.
Комментарийлар