Ибрагимов Ильназ: «Алия Хабибулхаковнага»
Ибрагимов Ильназ Ильнурович 4А сыйныф укучысы, Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназия,Казан.
Җир йөзендә төрле һөнәрләр бар,
Укытучы - иң-иң олысы.
Белем бирә күпме сабыйларга,
Бүләк итә йөрәк җылысы.
Без бәхетле укучылар булдык,
Безнең апа - иң-иң әйбәте.
Аның белән белем алулар да
Шундый җиңел, дөнья рәхәте.
Алия Хабибулхаковна!
Милли җанлы укытучы бит сез,
Туган телгә сөю уяткан.
Кирәк чакта безне көлдерткән дә,
Кайчагында тирән уйлаткан.
Рәхмәт сезгә, утыз бала өчен
Кирәк чакта әни буласыз.
Өй эшләрен эшләмичә килсәк,
Начар билге сирәк куясыз.
Утызыбыз утыз төрле холык,
Бирелмидер бар да җиңелдән.
Барсы өчен сезгә башны иеп,
Рәхмәт дибез ихлас күңелдән.
Тыңламасак, ачуланган булып,
Орышасыз безне тыярга.
Сезнең кебек мөгаллимнәр өчен
Аз булыр ул һәйкәл куярга.
Истә калыр походларга бару,
Театрга матур сәяхәт.
Безнең өчен диеп тырышасыз,
Шуның өчен сезгә зур рәхмәт!
Без балалар укып чыгарбыз да,
Төрле җирдә эшләп калырбыз.
Мәктәп белән сезне, онытмабыз,
Бик сагынып искә алырбыз!
Комментарийлар