Гөлия Замалеева: « «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре нәкъ аңа багышлап язылган кебек»
Укытучыбыз, озак еллар мәктәп җитәкчесе булган Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы турындагы истәлекләр белән уртаклашам! Апабызны якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлыйм! Изге теләкләребезне телим! Үзем дә апа үрнәгендә 30 елдан артык мәгьрифәт нуры өләшәм!
1951елның 14нче гыйнварында Лениногорский (элеккеге Шөгер) районының Урмышлы авылында Имаметдин абый һәм Сәгыйдә апалар гаиләсендә тәүге бала булып барыбыз өчен дә кадерле, хөрмәткә лаек апабыз Сәгадәт дөньяга аваз сала. Үсә төшкәч мәктәптә балаларга иң якын булган вазыйфага алына, өлкән вожатый булып эшли башлый. 1969 елдан башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Казанның укытучылар әзерли торган дәүләт институтында югары белем алып, "татар теле һәм тарих укытучысы" дипломына ия була. Шул көннән башлап укытучы апабыз, Сәгадәт Имаметдин кызы Мифтахова безгә ана теленә мәхәббәт тәрбияли, гореф-гадәтләрне саклау, тарихны барлауга багышлап, армый-талмый 50 елга якын гомерен мәктәптә һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, әлеге изге эшен дәвам итә. 1982 елдан 2013 елга кадәр Урмышлы мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе, йөзек кашы була. Мәктәп районда гына түгел, республикада иң алдынгылардан санала, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәрдаим килеп торалар, күренекле шәхесләр белән очрашулар бер дә өзелми. Мәктәптә "Тарих музее"н да булдыра апабыз. "Халкым минем" сәхифәсендә авылдашларга багышланган истәлекләр барлана һәм халыкка җиткерелә. Укытучыбызның дәүләт бүләкләре дә бик күп. РСФСРның мәгариф отличнигы (1987), Татарстанның атказанган укытучысы (2002), мәгәриф министырлыгының, район хакимиятенең мактау грамоталары, күпсанлы бәйгеләрдә җиңүче дипломнары, аларны санап бетерер өчен генә дә байтак вакыт кирәк. Ә иң зур бәя, мөгаен укучыларының, әти-әниләренең рәхмәте белән шул укучыларның үз юлларын табып, яраткан һөнәрләрен алып, бәхетле булып яшәве. Ярты гасырга якын вакыт эчендә кем генә чыкмады апабыздан белем алып: тормышларын үрнәк итеп яшәүче матур гаиләләр, дәүләтнең эчке эшләр бүлегендә зур дәрәҗәләргә ирешеп, лаеклы ялга чыккач балаларга табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча эш алып баручы укучысы да, сәламәтлекне кайгыртучы табиблар, шәфкать туташлары, бик күп өлкәләрдә тырышып хезмәт куючылар да, сәнгать өлкәсендә канат ныгыткан җырчылар, биючеләр һәм дә укытучылар - апабызның дәвамчылары.
Укытучыбыз, Сәгадәт апа Имаметдин кызы, якташларының һәм авылдашларының олы хөрмәтенә лаек. Аңа киңәшкә килүчеләр, олылап, киңәшен тотып эшләүчеләр, яшәүчеләр бик күп. Үзенең тормышын һәм гомерен туган авылына, яраткан эшенә, балаларга багышлады кадерле Укытучыбыз! Ул һәрвакыт ярдәмгә әзер һәм ачык, киң күңелендә бөтен кешегә дә урын бар! Кечене дә кече итә, олыны да олылый. Фәнис Яруллинның "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигыре нәкъ аңа багышлап язылган кебек.
Апабыз белән бүгенге көндә дә аралашып торабыз! Афәрин!
Сез биргән белемнәр белән без бәхетле булып яшибез! Сезгә бәрәкәтле озын гомер телибез! Күпме булса җирдә игелек, барысын да күрегез! Рәхмәт яусын, Укытучы Апабыз!
“ТАТАР ГАИЛӘСЕ” БӨТЕНРОССИЯ ИҖТИМАГЫЙ ФОНДЫның Әлмәт бүлеге җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әдәби әйдаман, Рафаил Төхфәтулллин исемендәге премия лауреаты Гөлия Нәбиулла кызы Замалеева.
Комментарийлар