Галимнәр ветеран фән эшлекләрен искә алды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Сугыш утын узган галимнәр» темасына түгәрәк өстәл булып узды.
Чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан олпат галимнәр турында докладлар укылды. Шулай ук түгәрәк өстәлгә лаеклы ялга чыккан, кайчандыр галим-ветераннар белән бер коллективта эшләгән фән эшлеклеләре дә чакырылган иде. Алар да үз хатирәләре белән уртаклашты.
Ил сагында торган, Бөек Җиңүне якынайткан батыр солдатлар арасында фән һәм мәдәният үсешендә зур өлеш керткән фән эшлекләре дә бар. Безнең институт андый фидакарь затлар турында хатирәләрне кадерләп саклый. Институт директорлары Хәсән Шабанов, Камил Фасиев, Мидхәт Мөхәррәмов һәм башка ветерангалимнәр институт тарихында тирән эз калдырды, - дип түгәрәк өстәлне башлап җибәрде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты директоры Илгиз Халиков.
Филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова, тарих фәннәре докторы Илдус ЗаҺидуллин, филология фәннәре докторлары Ким Миңнуллин, Ләйсән Надыршина һ.б тарихчы фронтовиклар турында сөйләде, олуг шәхесләр белән бергә эшләгән вакытларын да җылы хатирәләр белән искә алдылар.
Доклад белән чыгыш ясаучылар арасында ветеран-галимнәрнең өйләрендәге архивларында саклана торган фото-видео материалларны барлау, алар турындагы хатирәләрне киләчәк буынга да җиткерү мәсьәләсендә күтәрделәр.
Комментарийлар