Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды
Бүген Казанда Яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкта фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәлен ачу тантанасы узды. Әлеге һәйкәлнең Бөек Җиңүгә 80 еллыкны каршы алган бәйрәм көннәрендә ачылуы юкка түгел. Фатих Кәрим гаҗәеп зур әдәби мираслы олпат шагыйрь булуы белән беррәттән, туган илен яклап, сугыш кырына үз теләге белән киткән ватанпәрвәр татар улы да.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов һәм башка мәртәбәле шәхесләр, шагырьнең иҗатын хөрмәт итеп килгән кешеләр бар иде.
«Фатих Кәримнең иҗаты – тормышны һәм ватанны яратуның ачык мисалы. Сугыш башланганчы ук аянычлы язмышка дучар булуынакарамастан, Фатих Әхмәтвәли улы үзе теләп сугышка китә, рядовой солдаттан командир дәрәҗәсенә ирешә. Фатих Кәримнең сугыш елларында татар әдәбиятына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Дүрт сугыш елы эчендә ул йөздән артык шигырь, поэма һәм повесть язган. Алар батырлык һәм кыюлыкны, ватанга тугрылыкны данлыйлар. Шагыйрь исемнәрен шәһәр урамнары йөртә, аның истәлегенә музейлар ачылды, аның әсәрләре мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә, әлеге һәкәлнең ачылуы Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерүдә гаять әһәмиятле. Бу эштә шагыйрьнең гаиләсе, аеруча кызы – Ләйлә Фатих кызының өлеше зур», ‒ дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәйкәл ачылу тантанасын башлап.
Шагыйрьгә һәйкәл ачу нияте Татарстан Республикасы Язучылар берлегенеке булса, сын авторлары Мәскәүдән – Денис Мельников һәм Захар Карамян. Шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым да әтисенең исемен мәңгеләштерү юлында зур эшләр башкара. Фатих Кәримнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында музеен булдыруда да аның роле зур. Фатих Кәримгә һәйкәл ачылуын күрергә өлгермәсә дә, аның булачагын, хәтта эскизларын да күреп кала шагыйрьнең кызы. Эскиз 2020 елда иҗади конкурс йомгаклары нәтиҗәсендә сайланган.
Комментарийлар